Логотип Идель
Яңалыклар

МИНЗӘЛӘ ЕГЕТЕНӘ ӨЙ СТУДИЯСЕН ТАПШЫРГАННАР

Баксаң, өй студиясен финалистка тапшырганнар икән.

Хәтерләсәгез, 15 яшьлек Минзәлә егете Данила Новиков НТВ тапшыруында бара торган “Ты супер” тапшыруында катнашты. Республика хакимияте аңа бүләккә өй студиясен бүләк итәргә вәгъдә биргән иде. Ләкин матбугат чараларында әлеге бүләкне егеттән кире алулары турында хәбәр таралды.

Баксаң, өй студиясен финалистка тапшырганнар икән. Егет бу хакта үзе "Бизнес Онлайн"га хәбәр иткән. Студияне эшмәкәр һәм Татарстан җиһаз фабрикасының генераль директоры Дамир Каюмов музыкаль студияне бүләк иткән. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан хәбәр итүләренчә, Минзәлә районының радио белгечләре җиһазлар урнаштырганнар.

Дамир Каюмов Яр Чаллыга барып, үз хисабына музыкаль студия сатып алган. Шулай итеп, җырчы егетнең хыяллары чынга ашкан.

Бу хакта тулырак - монда

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев