Логотип Идель
Яңалыклар

“Мисс – Казан” Снежана Корнева: “Конкурста катнашу өчен ябыгырга туры килде”

Казанда күптән түгел генә XXII Республикакүләм “Мисс Татарстан – 2020” конкурсы үткән иде. Җиңүче дип 19 яшьлек Анна Семеневых, ә “Мисс-Казан” исеменә шул ук яшьтәге Снежана Корнева лаек булды. Конкурста конкуренция көчле булганмы, кызлар зур җиңүгә ничек ирешкән, киләчәктә үз һөнәрләре буенча эшләргә уйлыйлармы? Гомумән, конкурсның кайбер нечкәлекләре һәм хис-кичерешләре турында матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Казанда күптән түгел генә XXII Республикакүләм “Мисс Татарстан – 2020” конкурсы үткән иде. Җиңүче дип 19 яшьлек Анна Семеневых, ә “Мисс-Казан” исеменә шул ук яшьтәге Снежана Корнева лаек булды. Конкурста конкуренция көчле булганмы, кызлар зур җиңүгә ничек ирешкән, киләчәктә үз һөнәрләре буенча эшләргә уйлыйлармы? Гомумән, конкурсның кайбер нечкәлекләре һәм хис-кичерешләре турында матбугат конференциясендә сөйләделәр.


Снежана Корневаның мондый конкурсларда катнашуы беренче генә түгел икән. Ул Казан дәүләт медицина университетында укый. Әлеге өлкәгә бик теләп кергән, шуңа күрә киләчәктә дәвалауның яңа ысулларын өйрәнергә тели. “Мисс Татарстан – 2020” конкурсында катнашканчы, кызга ябыгырга туры килгән. “Әлеге конкурс кысаларында мин үземә күбрәк игътибар бирергә өйрәндем. Һәрдаим диярлек спорт белән шөгыльләндем һәм дөрес тукландым. Ябыгам диеп баллы ризыктан баш тартмадым, бары тик дөрес туклану серләрен өйрәндем”, - дип сөйләде Снежана.

Ә Аннаны конкурста конкуренция булмавы шаккаттырган. “Без финалга кадәр барлык кызлар белән дә дуслашырга өлгергән идек инде. Хәзер дә аралашып, ярдәмләшеп торабыз. Иң авыры – үз-үземне җиңү булгандыр. Булдыра алачагыма шикләнү, курку – болар барысы да мине көчле итте. Беренче тәҗрибәм булуына карамастан, мин тырыштым” - ди Анна. “Мисс-Татарстан” титулына ия булу аның җиңүе генә түгел, ә республика өчен зур җаваплылык дип саный ул. Бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният институтында укый. Киләчәктә мәдәният өлкәсендә эшләргә тели.

Конкурсның финалына әзерлек турында “Мисс Татарстан” конкурсы президенты Изольда Сахарова сөйләде:
“Конкурс егерме икенче тапкыр үтүенә карамастан, темалар төрле. Финал өлешен елдагыча шоу итәргә тырышабыз. Ә катнашучы кызларга килгәндә, аларның утызы да – җиңүче. “Нигә төп җиңүче татар кызы түгел?” - дигән сораулар еш бирәләр. Татарстан – күпмилләтле республика. Без титулга татар кызы гына лаек булырга тиеш дигән максат куймадык. Әгәр аның республикага катнашы, данын күтәрергә теләге бар икән, нигә әле аны җиңүче итмәскә?"

Сүз уңаеннан, Анна Семеневых - Удмуртиядән Казанга күченеп килгән. "Минем күп туганнарым Казанда яши. Нәселебездә татар кешеләре юк ди пбеләм. Булса да, бик ерак туганнар гына табылыр иде. Ә Казанны мин бик яратам, шуңа күрә аның данын күтәрергә әзермен", ди җиңүче. Снежананың исә планнары зурдан - ул "Мисс Россия" конкурсында катнашырга ниятли.

Фоточыганак: Рамил Гали

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Татарстан конкурс мисс татарстан Анна Семеневых Снежана Корнева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев