Логотип Идель
Яңалыклар

"МОНДЫЙ ПАРКОВКА ҖЕНСИ БИЛГЕ БУЕНЧА ДИСКРИМИНАЦИЯЛИ!"

Прокуратура фикеренчә, Казанда ачылган ал төстәге парковка машина йөртүчеләрне җенси билге буенча дискриминацияли.

Прокуратура фикеренчә, Казанда ачылган ал төстәге парковка машина йөртүчеләрне җенси билге буенча дискриминацияли. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Прокуратура гаммәви мәгълүмат чараларында Казандагы Үзәк универмаг янында хатын-кызлар өчен махсус парковка ачылуы турында хәбәр чыкканнан соң тикшерү үткәрде. Нәтиҗәдә, машина кую урыннарының ал төскә буялган булуы, үлчәме 4,4 метр тәшкил итүе һәм «Хатын-кыз сатып алучылар өчен парковка» билгесе урнаштырылуы мәгълүм булды.

Прокуратура фикеренчә, закон буенча илебездә «социаль, раса, милли, тел яки дини билгеләр буенча гражданнарның хокукларын чикләүнең теләсә нинди формалары тыелган, шулай ук ир-ат һәм хатын-кызның хокуклары һәм ирекләре, аларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре тигез».

Шунлыктан мондый паркинглар оештыру законга каршы килә һәм машина йөртүчеләрне җенси билге буенча дискриминацияли. Моннан тыш, парковка урыннары дәүләт стандартлары таләпләренә дә туры килми.

Күзәтчелек ведомствосы Үзәк универмаг җитәкчелегенә закон бозуны бетерергә күрсәтмә биргән.

Казанның Үзәк универмагы янында Россиядә беренче хатын-кызлар парковкасы ачылуы хакында хәбәр иткән идек инде. Әмма ал төстәге парковканың «гомере» озын булмады – ЮХИДИ карары буенча аны буяп чыктылар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев