Логотип Идель
Яңалыклар

Муса Җәлил музей-фатиры Мәскәү белән видеокүпер оештыра

“Җиңү булды бүләгем” - М.Җәлилнең Казандагы музей-фатирында 14 февраль көнне әдәби-музыкаль кичә узачак. Кичәдә М.Җәлил шигырьләре белән берәттән аңа багышланган әсәрләр, җырлар яңгыраячак.

“Җиңү булды бүләгем” - М.Җәлилнең Казандагы музей-фатирында 14 февраль көнне әдәби-музыкаль кичә узачак. Кичәдә М.Җәлил шигырьләре белән берәттән аңа багышланган әсәрләр, җырлар яңгыраячак.

Казан театр училищесы студентлары чыгышы белән үрелеп барачак кичәдә яшь буынны М.Җәлилнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырачаклар. “Бу көнне музейга Казанның 7 лицей һәм Ш.Мәрҗани исемендәге 2 гимназия укучыларын чакырдык, - ди М.Җәлил музей-фатиры музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харасова. -  Шул ук көнне Мәскәүнең 534 нче мәктәбе белән видеокүпер оештырабыз. Мәскәү балаларына татар каһарманы турында сөйләргә, үзебезнең музей эшчәнлеге һәм мондагы экспонатлар белән таныштырырга телибез”.

Февраль аенда М.Җәлил музей-фатирында аеруча җанлылык хөкем сөрә. Биредә ай дәвамында татар шагыйренең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган экскурсияләр, кызыклы лекцияләр, кичәләр оештырыла.

Татарстан Милли музее фондында Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлил мирасы бай тупланмаларның берсе. Анда өч меңнән артык экспонат саклана. Алар арасында аеруча кыйммәтлеләре, зур кызыксыну уята торганнары да күп. Шуларның берсе — Җәлил үзе исән вакытта ук, 1937 елдан туплый башлаган фотоальбом. Ул музей фондына 1983 елның 23 гыйнварында шагыйрьнең тормыш иптәше Әминә Сәйфуллина тарафыннан тапшырыла. Муса Җәлил музей фатиры ачылганнан соң, альбомның күчерелмәсе экспозициягә куела. Альбомда М.Җәлил һәм аның дуслары, иҗатташларының фотосүрәтләре саклана.

Шулай ук укыгыз: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/musa-lil-tugan-knne-milli-muzeyga-ker-bushlay

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Муса Җәлил, туган көн, музей-фатир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев