Логотип Идель
Яңалыклар

"Муса. Моабит" - милли герой турында документаль спектакль

2021 елның 15 нче февралендә Муса Җәлилнең тууына 115 ел булды. Батырлык һәм тугрылык үрнәге булган герой-шагыйрь Татарстан һәм Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда билгеле.

10 май көнне Кариев театрында “Калеб” кыссаларында үткән "Муса. Моабит" - милли герой турында документаль спектакль куелды.

2021 елның 15 нче февралендә Муса Җәлилнең тууына 115 ел булды. Батырлык һәм тугрылык үрнәге булган герой-шагыйрь Татарстан һәм Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда билгеле.

"Муса. Моабит" - милли герой турында документаль спектакль. Ләкин бу Җәлил культына инде ияләшкән форматта якын килүдән бигрәк, шәхестә һәр кешегә таныш булган триггерларны күрергә омтылу: балачак, яшьлек, өмет өзелү, якыннарын югалту, дуслык, ә иң мөһиме - мәхәббәт. Җәлил белән гади кеше буларак танышу, чөнки нәкъ менә гади кешеләр геройларга әвереләләр дә! Моны яшь артислар 1 сәгать эчендә тагын бер исбатлап кына калмыйча, шагыйрьнең төрмәдәге авыр,туган илендәге бәхетле минутларны күз алдыннан кичерергә булыштылар. Алар чыгышыннан соң Муса Җәлилнең хис-кичерешләрен үзең аркылы кичерәсен. Китапларын кулга алып әсәрләрен яңадан укырдай буласын.

Алинә Маликова, КФУ студенты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев