Логотип Идель
Яңалыклар

"НӘҮРҮЗ" - ОНЛАЙН ФОРУМЫ ТӘМАМ. НӘТИҖӘЛӘР.

Форумда Русиянең 33 регионыннан БДБның 4 иленнән 700 кеше катнашты. Татарстан, Россия, Польша, Колумбия, Бразилия, Германиядән 19 педагог 90 лекция һәм практик дәресләр үткәрде.

    17 июньдә VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы тәмамланды. Белгәнегезчә, ул беренче тапкыр онлайн-форматта уздырылды. Форумның юнәлешләре, катнашучылары турында язган идек.

    Форумда Русиянең 33 регионыннан БДБның 4 иленнән 700 кеше катнашты. Татарстан, Россия, Польша, Колумбия, Бразилия, Германиядән 19 педагог 90 лекция һәм практик дәресләр үткәрде.

  Катнашучылар, педагоглар, шулай ук оештыручылар үзләренең хис-кичерешләре белән видеоконференция форматында үткән түгәрәк өстәлдә уртаклашты. Бу хакта Камал театры сайты язды. 

Форумның сәнгать җитәкчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев:

- Мин форум буена, буш театр буйлап йөреп, модераторларның бүлмәләренә кереп, дәресләрнең ничек үтүен күзәттем. Шул мизгелләрдә театр идея, эмоцияләрдән ташыды. Форумны онлайн-форматта үткәрү турындагы баштагы шик-шөбхәләребез үзеннән-үзе юкка чыкты. Тере аралашу җитеп бетмәсә дә, форумның үтүе юкка булмавын тойдык.

"Нәүрүз" форумы директоры һәм Камал театры директоры Илфир Якупов:

- Без VI "Нәүрүз" форумында катнашучыларының барысын да фикер алышу өчен түгәрәк өстәлгә кушылырга чакырдык. Без гадәттә моны театрның кече залында үткәрә идек. Быел да үткәрми кала алмадык, шуңа күрә, бу 9 көн эчендә күнегелгән гадәт буенча, онлайн-форматта җыелдык. Без Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Президент Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Мәдәният министрлыгына, министр Ирада Хафизҗан кызы Әюповага безгә ярдәм иткәннәре өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Камал театры

фото: Татар-информ

VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы
Тулырак: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/nrz-onlayn-forumy-garizalar-kabul-it
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев