Яңалык/Эксклюзив
-
Казанда яңа зур KazanMall сәүдә үзәге төзелә (фото) Павлюхин урамында гаилә ялы үзәге 2018 елда төзелә башлады. Ачылу 2020 елның августына планлаштырылган.
-
Илсөя Бәдретдинова Исламия Мәхмутова рухына багышлап җыр җырлаган онцертта, 3 декабрьдә бакыйлыкка күчкән халык артисты Исламия Мәхмүтованы искә алдылар.
-
Авыру бала атна буе әнисе мәете янында яшәгән Удмуртиянең бер шәһәрендә, фатирда ике кеше мәете табылган. ДЦП һәм эпилепсиядән интегүче 13 яшьлек улы үлгән әнисе белән бер атна яшәгәнән соң, үзе дә һәлак булган. Ярдәм артык соң килеп җиткән.
-
Ришат Фазлыйәхмәтов инстаграмына эротик фото куйган Гөлназ Асаеваның инсаграм битендә оятсыз фото белән уртаклашуы турында язган идек. Гөлназ бу күренешне трендка әйләндергән ахрысы. Җырчы Ришат Фазлыйхмәтов та үз сәхифәсендә бик "ачык" фото урнаштырган
-
Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узды (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ) Ярыш 10 үлчәү авырлыгында уздырылды. Җиңүчеләр арасында 9 Татарстан көрәшчесе бар.
-
"Безнең вакытта кар китеп җир кипмичә көрәшеп тә булмый иде..." Кече Чынлы авылында туып үскән Мәсхүт абый Хөснетдиновны Чүпрәле районы халкы, бигрәк тә спортчылар арасында белмәгән кеше юктыр.
-
Чүп-чарны өйдән чыгарырга кирәкме? Инстаграмдагы туры эфирдан кисеп алынган видео мессенджерлар ярдәмендә таралырга да өлгерә. Хәзер инде бу турыда федераль каналлар да язалар.
-
Фәнис Яруллин: «Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр...» Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр, Бик усал шул бездә кешеләр.
Нурбәк Батулла һәм Туфан Имаметдинов "Театрда импровизация" актерлык лабораториясеннән соң гафу үтенә
Кичә Калеб яңа буын җыены кысаларында һәм Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы ярдәме белән оештырылган "Театрда импровизация" актерлык лабораториясенең нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Габдулла Кариев театрында узган тамаша вакытында сәхнәдән цензур булмаган лексика да ишетелде.
Шуның өчен әлеге проект җитәкчеләре хореограф Нурбәк Батулла һәм режиссер Туфан Имаметдинов инстаграм аккаунтларында тамашачы алдында гафу үтенде.
"Кариев театры бинасында "+16 импровизацион спектакле" узды. Спектакль барышында сәхнәдән сүгенү сүзләре әйтелде. Без җаваплылыкны үз өстебезгә алабыз һәм әгәр дә бу берәр кешене рәнҗеткән булса, гафу үтенәбез. Бу имровизацион спектакль, ни килеп чыгасын без алдан белми идек", - дип гафу үтенде егетләр.