-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
Әнвәр Нургалиевның журналистларга мөрәҗәгате
Әнвәр Нургалиевның әлеге язмасын үзебезгә элмичә булдыра алмадык. Соңгы арада әнисенең вафат булу кайгысы белән генә түгел, Әнвәргә кешеләрнең дорфалыгы белән дә очрашырга туры килде...
Эш шунда ки, Әнвәр Нургалиевның әнисендә коронавирус табалар. Ләкин әнисе аңардан гүр иясе булмаган. Бу турыда без дә язып чыккан идек.
Әнвәр Нургалиевның әлеге язмасы күп нәрсәгә ачыклык кертер:
"Якынча өч ай элек гаиләбезгә зур бәла килеп төште. Әниебез авырып китте. Район хастаханәдә дәвалау уңай нәтиҗәләр бирмәде. Без аны Уфадагы Республика клиник хастаханәгә алып килергә булдык. Салдылар һәм шул көнне әнигә операция ясалды – аның аягын кистеләр. Бер атна узу белән ул инсульт кичерде. Әни бер ай чамасы неврология бүлегендә ятты, аннары аны реабилитация бүлегенә күчерделәр. Әни өзелгәндә мин аның янында булмадым, әнинең вафатына кадәр мин атна-ун көн хастаханәгә бармадым. Әни реанимация бүлегендә иде. Табиблар безгә әнинең коронавируслы була алганы турында әйтмәде. Моны дәлилләгән анализлар да юк иде.
5 апрель әнинең йөрәге туктады. Кичерә алмаслык кайгы. Әмма әнине ярып караганнан соң аның коронавирус белән дә чирләгәне ачыкланды. Минем өстемә тәнкыйть, янау сүзләрен яудыра башладылар. Кайбер кешеләр миннән мөртәт, “изгой” ясадылар. Мин газиз кешемне рәтлечә, ул лаек булганча соңгы юлына озата алмадым.
Бүген рәсми рәвештә шуны әйтәм: мин, гаиләм коронавируска тест тапшырды. Нәтиҗәләре килде: МИНДӘ ДӘ, ГАИЛӘМДӘ ДӘ КОРОНАВИРУС ЮК!
Әмма сорауларым калды:
1. Әнием РКБда дәваланган килеш ничек коронавирусны эләктерә алган?
2. Аерым кешеләрнең, кайбер матбугат чараларының миңа карата яла ягу, эзәрләкләү, мыскыл итүе булды. Русия кануны нигезендә аларга җавап тотарга туры киләчәк. Социаль челтәрләрдә миңа әйтелгән барлык мәсхәрә, янау сүзләрен туплап, ул кешеләрне җаваплылыкка тарттырачакмын.
Шулай да әниемне дәвалаган, аның гомере өчен көрәшкән табибларга, медицина хезмәткәрләренә, кайгымны уртаклашып, ихластан миңа теләктәшлек күрсәткән кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән рәхмәт! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз!"
Әнвәр, сезгә һәм якыннарыгызга сабырлык телибез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз