Логотип Идель
Яңалыклар

ОНЛАЙН САБАНТУЙ

Быелгы Сабантуеның онлайн форматта узачагын хәбәр иткән идек инде. Онлайн булгач, уеннары да башка еллардагыча була алмый, билгеле: хәзерге вакытта #Сабантуй2020 хэштегы белән флешмоб актив бара.

Быелгы Сабантуеның онлайн форматта узачагын хәбәр иткән идек инде. Онлайн булгач, уеннары да башка еллардагыча була алмый, билгеле: хәзерге вакытта #Сабантуй2020 хэштегы белән флешмоб актив бара. Сабантуй белән бәйле яңалыклар социаль челтәрдә нәкъ менә шушы тамга белән чыгып барачак.

Постлар өчен тәкъдим ителгән темалар:

#Батырлар (һәр районның, авылның танылган батырлары турында постлар)
#АтЧабышы (танылган ат чабышлары, сезнең җирлек белән бәйле атлар турында риваятьләр)
#Уеннар (традицион рәвештә бәйрәмдә үткәрелә торган халык уеннары)
#Йолалар (сезнең җирлектә үткән Сабантуйдагы традицион йолалар)
#тарих (шәхси архивтан алынган тарихи фотолар һәм видеолар)

Шулай ук #СабантуеБезнеңБәйрәм #СабантуйНашПраздник #Батырлар #АтЧабышы хэштегларын да кулланырга була

YouTube сайтыннан татар милли биюе буенче мастер-класс “Бию For You”, ат иярләү, изү ясау, тамбур җөю белән сөлге чигү, каюлы күн сәнгате буенча мастер-класслар, Адилә Әхмәтова, Ришат Төхфәтуллин һәм "Зәкәрия" фолктөркеме белән әңгәмәләрне карап була.

4 июльдә исә ТНВ каналында иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр “Онлайн Сабантуй” телемарафоны булачак.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X