Логотип Идель
Яңалыклар

ПРОФЕССОР РЕЗЕДА ГАНИЕВАНЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР

Күпсанлы шәкертләре Резеда Кадыйровнаны ялкынлы лектор буларак та сагынып искә ала. Фән дөньясында якты эз калдырган, зур уңышларга ирешкән  галимә гаиләдә дә үзен чын татар хатын-кызы итеп исбатлады.

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева исеме Татарстан фәне дөньясында гына түгел, ә чит илләрдә дә мәгълүм. 

Гомерен әдәбият фәненә багышлаган галимәнең күп санлы фәнни хезмәтләре бүген дә актив кулланышта. Күпсанлы шәкертләре Резеда Кадыйровнаны ялкынлы лектор буларак та сагынып искә ала. Фән дөньясында якты эз калдырган, зур уңышларга ирешкән  галимә гаиләдә дә үзен чын татар хатын-кызы итеп исбатлады. Кичә Г.Тукай исемендәге әдәби музеенда Резеда Ганиеваның 90 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе булып узды.

Музыкаль кичәгә галимәнең коллегалары, күпсанлы шәкертләре, якыннары, туганнары килгән иде. Хатирәләр музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. «Әдәбият фәне маягы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәне галим, әдәбият тәнкыйтьчесе Әлфәт Закирҗанов  алып барды. Остазының фәндәге казанышлары, шәхес буларак сыйфатлары хакында әтрафлы итеп сөйләде. Шулай ук татар галимнәре Тәлгать Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов, артист Рамил Төхвәтуллин, Илдар Кыямов, шагыйрә Илсөяр Иксанова һ.б. кунаклар алдында җылы хатирәләре белән уртаклашты. 

-    Резеда Кадыйровна лекцияләрен мин моноспектакль итеп кабул итә идем. Ул аудиториягә килеп керүгә образда иде. Шәкертләрен бик матур дөнья – шәрык әдәбияты, мәдәнияте дөньясына алып кереп китә иде, - диде үз чыгышында Илсөяр Иксанова.

Резеда Ганиеваның ире, профессор Зөфәр Рәмиев тә хатының үзенчәлекле яклары турында бәян итеп узды. Яшь вакытта сөйгәненә язган открыткаларын күрсәтте, архивын барлавын искәртте. Илле елдан артык иңгә-иң куеп яшәгән парларның мәхәббәтенә, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре турында галимәнең шәкертләре дә кызыклы хатирәләрен сөйләде. 

-    Резеда теләге буенча 52 ел туплаган китапханәбезнең бер өлешен туган авылы Кече Шырдан китапханәсенә, икенчесен Фәннәр академиясенә тапшырдым. Үземдә дә калдырдым. Резеданы зурлап шулай җыелуыгызга олы рәхмәтемне белдерәм, - диде Зөфәр Рәмиев.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев