Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    ПСИХОЛОГ КОНСУЛЬТАЦИЯСЕ - БУШКА

    Казан халкы психологлардан бушлай консультация ала алачак. Әлеге чара Психологик ярдәм күрсәтү көне уңаеннан үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хәбәр итә.

    5 ноябрьдә психолог белән балалар-ата-аналар мөнәсәбәте, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар һәм башка «балалар» проблемалары турында фикер алышырга мөмкин булачак. Консультацияләр конфиденциаль шартларда үткәрелә.

    «Чараның үзенчәлеген исәпкә алып, анда катнашырга теләгән гражданнарга психолог белән нәтиҗәле эшләү максатыннан, алдан 8 (843) 236-61-64 телефоны аша язылырга кирәк», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

    Чара Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында: Казан, Карл Маркс ур., 61йорт адресы буенча узачак. 

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект