-
ВИДЕО: Мәчеткә татар телен өйрәнергә кемнәр йөри? ТР Диния нәзарәте инициативасы белән республиканың кайбер мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары эшләп килә. Кемнәр йөри мәчеткә татар телен өйрәнергә?
-
26 апрель кая барырга: чаралар исемлеге Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан уздырылачак һәм уздырылган чаралар турында сөйләштеләр.
-
Тукай иҗатының сәнгатьтә гәүдәләнеше турында дискуссия 2021 елның 23 апрелендә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия үткәреләчәк.
-
РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫ БЫЕЛ 5 мең КЕШЕНЕ ҖЫЯЧАК Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе – IX республикакүләм ифтарга 11 маенда җыелачак.
-
Ике нәни улын үтергән ата... Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
-
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһим язучы Нурихан Фәттахның өендә нишләп йөри? Боларны һәм тагын 20 сорауга җавапны бу видеодан белә алырсыз.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
Рәдиф Кашапов: "Мин татарча сөйләшәмдә автомат булачак." Сүз нәрсә турында?
Инде 14 ел рәттән Казанда 26 апрель көнне "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уза. Ел саен "яшьләр сәхнәсендә" җанлы музыка тыңларга, биергә һәм татарча сөйләшергә туган телләрен яратучы яшьләр җыела.
"Мин татарча сөйләшәм" акциясен уздыручылар да ел саен берәр яңалык уйлап таба. 23 апрельдә әлеге чарага багышланган матбугат конференциясендә акциянең быелгы үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Элеккеге елларда акция сәгать 16.00дә башлана иде, быел ул флешмоб белән башланачак.
"Быел без акцияне ике сәгатькә алданрак башлыйбыз. Сәгать икедә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында “Сәлам, Габдулла” дигән флешмоб белән башланачак.", - дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов.
Моннан кала, акция үтәчәк мәйданчыкта, елдагыча, яшь архитекторлар арасында үткәрелгән бәйгедә җиңеп чыккан сыннар да уранаштырылачак. Шулар арасында "автомат" булачак, дип язган tatar-inform чарага багышланган бер язмасында.
Рәдиф Кашапов бу тезиска төгәллекләр кертте: баксаң, автомат, ул корал мәгънәсендә түгел, ә сатып алу аппараты мәгънәсендә икән. "Акча салып, ниндидер әйберләр, тәм-том ала торган автоматлар була бит, шуның кебек", - дип аңлатты Кашапов.
Быелгы "Мин татарча сөйләшәм" сәхнәсендә яшьләргә таныш булган Juna, Gauga,VLTVN кебек төркемнәр, Зарина Вильданова, Рәдиф Кашапов, Илгиз Шәйхрәзиев, K-RU, УСАЛ, Шәкүр кебек артистлар, яңа җырчылардан Альбина Маклакова, TATARBOY, һәм ABADELI төркеме булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз