Логотип Идель
Яңалыклар

Раяз Фасыйхов яңа клип чыгарган. (Видео)

Раяз Фасыйхов яңа клип чыгарган. Җырның көен Фирзәр Мортазин, сүзләрен Эльмира Җәлилова язган. Җыры да, башкару да бик матур. Ләкин клип бик сәер хисләр тудыра.

Раяз Фасыйхов яңа клип чыгарган. Җырның көен Фирзәр Мортазин, сүзләрен Эльмира Җәлилова язган. Җыры да, башкару да бик матур. Ләкин клип бик сәер хисләр тудыра. Күренеп тора, клип бик кыйбатлы. Раяз кыбатлы машинада моңлана, кыйбатлы өйдә сөю газаплары кичерә. Аннан барлык моңсу татар клипларындагы кебек чынаягын бәреп вата һәм аны җыярга тырыша. Әлеге клипның "Прожарка татарскийх клипов"та чыгуын көтәбез.

Шулай да клиптагы оператор эше, монтаж өчен лайк куярга була!  Раяздан кала клипта уйнаган кыз Эльвина Насыйбуллинага, проект продюсеры Рөстәм Хәбибуллинга, режиссер Артур Гатинга, операторыбыз Альберт Реховка һәм ут куючы Эльдар Гәрәевка - дип язган җырчы үз инстаграм битендә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев