Логотип Идель
Яңалыклар

РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫ БЫЕЛ 5 мең КЕШЕНЕ ҖЫЯЧАК

Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе – IX республикакүләм ифтарга 11 маенда җыелачак.

Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе – IX республикакүләм ифтарга 11 маенда җыелачак.

Республикакүләм ифтар ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән үткәрелә. Быел ифтар "Казан ЭКСПО" халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданында узачак һәм 5 мең кешене бер өстәл артында җыячак, алар арасында гади мөселманнар да, мохтаҗлар һәм азкеремлеләр дә, җитәкчеләр дә, эшкуарлар да, төбәкләрдән килгән кунаклар да булачак. Моннан тыш, шул ук көнне "Ак Барс Арена" стадионында мохтаҗлар өчен өстәмә ифтар җыелмалары таратылачак, ди дини чараны оештыручылар.

Чараның катнашучылар санын киметү республикадагы эпидемиологик хәл белән бәйле, ә аның үткәрү урынын алыштыру быелгы Рамазан аеның сезоны һәм ифтарга килүчеләр өчен уңайлы шартларны тәэмин итү белән бәйле. Ифтар санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә саклану чараларын үтәп оештырылачак.

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризыкларны өләшү һәм соңыннан табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкән 500 волонтер җәлеп ителде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев