Логотип Идель
Яңалыклар

Республикакүләм ифтарга баручылар өчен шәһәряны поездлары түләүсез булачак

Татарстан мөселманнары Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе IX Республикакүләм ифтарына җыелачак.

Татарстан мөселманнары Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе IX Республикакүләм ифтарына җыелачак.

Казанда узачак дини мәҗлес 11 майда  ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән үткәрелә.

IX Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгенә кадәр шәһәряны поездларында бушлай махсус рейслар оештырылачак. Поездлар ике маршрут буенча хәрәкәт итәчәк:

• Беренче шәһәряны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 11 май көнне 17:07 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 21:30 сәгатьтә кузгала.
• Икенче шәһәряны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 11 май көнне 17:47 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 22:30 сәгатьтә кузгала.

Әлеге бушлай маршрутлардан Республикакүләм ифтарга чакыру билетын күрсәтеп файдаланырга мөмкин булачак, ди чараны оештыручылар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: ифтар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев