Логотип Идель
Яңалыклар

“Русия командасы тагын да яхшырак итеп чыгыш ясый ала”

“WorldSkills–2019” эшче һөнәрләр дөнья чемпионатында Русия җыелма командасы составында катнашкан Радик Сираҗетдиновка 21 яшь.

“WorldSkills–2019” эшче һөнәрләр дөнья чемпионатында Русия җыелма командасы составында катнашкан Радик Сираҗетдиновка 21 яшь. Ул Казан егете, узган ел төзелеш көллияте тәмамлаган. “WorldSkills” хәрәкәтенә ике елга якын элек уйнап кына кушыла. Көллият укытучысы “WorldSkills” хәрәкәтенә бетон төзелеш эше компетенциясе буенча кушылырга теләүчеләр юкмы дигәч, группадагы бер студент та дәшми. Чөнки дәрестән тыш шөгыльләнергә кирәк була. “Әйдәгез, мин үземне сынап карыйм”, – дип, бер Радик кулын күтәрә. Озак та узмый, Мәскәүгә бетон төзелеш эше блогын өйрәнергә китәләр. Ул арада Казанда узачак төбәк чемпионатына әзерлек башлана. Анда иптәше Никита Комаров белән беренче урын алалар. Шуннан бирле әлеге хәрәкәт Радикның тормыш рәвешенә әйләнә. Егеттән “WorldSkills–2019” эшче һөнәрләр дөнья чемпионатында алган хис-кичерешләре турында сораштык.

– Радик, Русия җыелма командасына эләгү авыр булдымы?

– Казанда узган төбәк чемпионатыннан соң, Сахалинга Русия чемпионатына барырга тиеш идек. Ниндидер сәбәпләр белән, безнең компетенция анда катнашмады. Безне сайлап алу этабына чакырдылар. Ул узган елның августында Мәскәүдә егерме алтынчы көллият базасында үтте. Шундагы биремнәрне уңышлы башкарып, үзебезнең илнең җыелма командасына кердек. Күнекмәләр көн саен берничәшәр сәгать дәвам итә иде. Анда күбрәк теория бирсәләр, мәйданчыкларда күнекмәләр узып, эшләп карый-карый без алган белемне гамәлгә күчерергә өйрәндек, төзелешләрдәге проблемалар белән таныштык.

– Бетон төзелеш эшләренә ниләр керә?

– Гади генә итеп әйткәндә, бу – монолит, ягъни төрле модульләргә бетон измәсе салып катыру, “опалубка”, арматура һ.б. ясау.

– Чемпионаттагы чыгышыңнан канәгатьме?

– Мин дублер ролен үтәдем, командага булышлык күрсәттем. Төп биремнәрне Никита һәм  мәскәүле Андрей башкарды. Без һөнәри осталык өчен медальон белән бүләкләндек. Әмма нәтиҗәнең тагын да яхшырак булуына, бронза медаль алуга өметләнгән идек. Дүртенче урын шулай ук  начар түгел инде. Киләсе елда Аурупа чемпионаты, анда чыгыш ясыйсым килә. Русиянең тагын да яхшырак итеп чыгыш ясый алуын исбатларга телим. Без бит ел да үсәбез, күнекмәләр дә камилләшә бара.

– Тагын да яхшырак чыгыш ясый ала идек, дидең. Нинди хаталар күрдең?

– Бу минем күзгә чалынган вак-төяк хаталар һәм алар аз сизелә. Әлегә булган кимчелекләр уртага салып анализланылмады.

– Кайсы илдән килгән егет-кызлар белән көч сынаштыгыз?

– Австрия, Алмания, Кытай, Бразилия, Казакъстан, Швеция һ.б. Барлыгы тугыз команда иде. Безнең җыелма команда яхшы күркәткечкә иреште дип саныйм.

– Кытайлар лаеклы җиңдеме?

– Әйе. Кытай шундый ил, анда кешеләр эшкә бәйле. Алар безнекеләр кебек “ярый инде”, “болай да бата”, дип чиле-пешле эшләми. Хәзер бездә дә моны яхшы аңлыйлар. Һәрвакыт мөмкин кадәр сыйфатлы итеп эшләргә, үзеңә төрле аклаулар эзләмәскә кирәк. Киләчәктә үзебезнең компетенциядә кыйтайларны да, австриялеләрне дә куып җитәчәгебезгә иманым камил.

– “WorldSkills” хәрәкәте сиңа нәрсә бирде?

– Беренче чиратта, бу – әйтеп бетергесез тәҗрибә. Әлеге хәрәкәт белән җенләнеп яшәгән бер елга якын вакыт эчендә күп нәрсәгә өйрәндем. Төзүче буларак үземдә шактый зур алга китеш тоям. Элек эшне башкача кабул итсәм, хәзер карашым бөтенләй башка. Бу чемпионат тагын шуның белән дә яхшы: күп дуслар табасың үҗм алар үз һөнәрләрендә әйдәм баручы белгечләр, теләсә кайсы өлкәдә төпле киңәш бирергә сәләтле.

– Чемпионатның ничек узуыннан канәгатьме син?

– Әлбәттә! Казанда үткән милли чемпионат белән генә дә чагыштырырлык түгел. Дөньякүләм хәрәкәтнең бер кисәгенә әйләнүем, вакыйгада катнашуым белән горурланам. Биредә алган тәрҗибә киләчәк тормышымда да ярдәм итәр дип уйлыйм.

– Нинди планнар белән янасың?

– Төзүче булырга хыялланмаган идем, миңа ясау, сызу күбрәк ошый. Архитектор кебегрәк һөнәр сайларга дип йөргәндә, бетон-технолог эше барын белеп алдым, кызык тоелды. Киләчәктә шушы юнәлештән аерылмаска иде. Хәзер инде чемпионатта катнашкан егетләр белән берничә көндә менә дигән итеп йорт төзи алабыз.  Чемпионатта туплаган тәҗрибәгә таянып, үземә өй салу турында уйлана башладым.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев