-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Салават мулла турында мәзәк сөйләгәнгә гафу үтенергә кушучыларга җавап кайтарды
Салават Фәтхетдиновның Казандагы 31 концертлар сезоны вакытында сәхнәдән сөйләгән мулла турындагы мәзәге өчен гафу үтенергә сораганнар иде. Шикаять белдерүче "ВАКФ" фондының элекке җитәкчесе, хәзерге вакытта мөселман патриотик фондны җитәкләгән Рөстәм Хәбибуллин белдергән иде.
Интертат җырчы белән әңгәмә корган һәм җырчының моңа мөнәсәбәтен сораган.
Журналист: Салават абый, нишләп әлеге шаяртуга шул тиклем бәйләнделәр икән?
Салават: Миңа каршы чыгучыларның шаяруны аңламауларында мин гаепле түгел. Ул бары тик шаяру гына. Мин ул дин әһелләренә ышанмыйм, мин бер Аллаһы Тәгаләгә генә ышанам. Гомер буе Алла белән яшәдем. Ә мәзәкләргә килгәндә, мулла турында мәзәкләр аз түгел! Нәрсәсе бар инде аның?!
Фәнис Мөсәгыйтов: Татарлар турында да, якутлар турында да шаяртулар бар. Боларына нәрсә булган?
Журналист: Бүгенге һәм элеккеге дин аерыламы?
Салават: “Беспредел”, сеңлем. Хәзерге вакыттагы динчеләр белән элеккеге динчеләр бер түгел алар. Беләсеңме, бу хәл турында нәрсә әйтәсем килә: ике татар сугышып, адәм көлдерәбез. Әле ул миңа каршы чыкканнар алдакчы да. Минем яныма берәү дә килмәде, ә алар килдек дип сөйлиләр. “Гафу итегез, башка алай эшләмим”, - дип әйткәнмен, ди. Булмады! Корбан гаете көнне алдашып йөреп буламы?! Юк!
"Дин әһеле" дип аталган абый: Адәм баласы 100% камил була алмый. Һәр кешенең эчендә “минлеге” бар, һәм ул беркайчан синең артыңнан калмый. Бу шаяруга килгәнә, бары тик шаяру икәнен генә аңларга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз