Логотип Идель
Яңалыклар

Салаватның онлайн-концертын ярты миллионнан артык кеше караган

Концерт бөтен дөнья буенча тамашачыларны берләштерде. Аны Татарстан һәм Россия, Төркия, Испания, Австралия һәм хәтта Конго шәһәрләрендә карадылар.

Белгәнебезчә, кичә Салават Фәтхетдинов концертын онлайн үткәрде. Аны караучылар саны ярты миллионга кадәр җиткән.


Концертларны туры трансляциядә үткәрү карантиндагы кешеләр өчен файдалы һәм кирәкле чара. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов бу ысулны кулланып, кичә "Вконтакте",  "Ютуб", "Одноклассники" челтәрләрендә туры трансляциядә концерт куйды. 

Концерт бөтен дөнья буенча тамашачыларны берләштерде. Аны Татарстан һәм Россия, Төркия, Испания, Австралия һәм хәтта Конго шәһәрләрендә карадылар.

- Зур залда тере концерт атмосферасын бернәрсә дә алыштыра алмый, әмма хәзер безгә барыбызга да бер-беребез турында кайгыртырга кирәк. Өйдә калыгыз, үзегез һәм якыннарыгыз турында уйлагыз, - дип мөрәҗәгать итте Салават тыңлаучыларына.

Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт кую чиратын Ришат Төхвәтуллинга тапшырды.

Ришатның концертын 26 мартта 19:00 сәгатьтә  Татарстанның рәсми берләшмәләрендә карый алабыз.

фото: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: карантин, шоу-бизнес, концертлар Салават Фәтхетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев