Логотип Идель
Яңалыклар

САРА САДЫЙКОВАГА ИКЕ ҺӘЙКӘЛ!

Әлеге карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Татарстанда 2024 елга кадәр татар җырчысы, композитор һәм актриса Сара Садыйковага ике һәйкәл куярга планлаштыралар. Әлеге карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

- ТР муниципаль берәмлекләрендә гражданнар җыеннары һәм VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясе барышында «Минем депутат» онлайн-сервисы һәм «Мобиль кабул итү» проекты аша кергән мәсьәләләрне хәл итү буенча 2020 — 2024 елларга чаралар комплексын («юл картасын») расларга, – диелә документта.

Беренче скульптураны Олыяз авылында Биектау районы башкарма комитеты килешү буенча 2022 елда урнаштырырга тиеш.

Икенче һәйкәл килешү буенча Казан Башкарма комитеты Татарстан һәм Тукай урамнары киселешендә 2024 елда куелачак.

чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев