Логотип Идель
Яңалыклар

Шомлы туксанынчы еллар кабатланмасмы...

Соңгы елларда илдә килеп чыккан социаль-икътисадый проблемалар җинаятьчелек көчәюгә этәргеч бирле, дип чаң суга белгечләр. Узган гасырның шомлы туксанынчы еллары кабатланмаса ярый, дип куркуга калучылар да юк түгел. 

Соңгы елларда илдә килеп чыккан социаль-икътисадый проблемалар җинаятьчелек көчәюгә этәргеч бирле, дип чаң суга белгечләр. Узган гасырның шомлы туксанынчы еллары кабатланмаса ярый, дип куркуга калучылар да юк түгел. 


Эшсезлек, инфляция, тотрыклылык булмау, киләчәктә яктылык күрмәү, җан асрау өчен әче таңнан караңгы төнгә кадәр берничә урында эшләү халыкның рухи халәтен шактый какшата. Ул күптән талчыккан, йончыган, арыган, кәефсезләнгән инде. Җитмәсә, пенсия яшен дә арттырдылар, бәяләр үскәннән-үсә... Бичара халык тамак туйдыру өчен җан-фәрман килгәндә кемдер фәлән миллионлык машинада җилдерә, берничә катлы йорты белән мактана, ак комлы диңгез ярында ятып төшкән сурәтләрен, ресторанда тукланган сыйларын социаль челтәргә куеп, котырган этнең авызына сөяк тыга. Интернетта исә – яшьләр. Алар фәкыйрьләр белән байлар арасындагы тирән упкынны яхшы күрә, кайберләрендә көнләшү, кайберләрендә нәфрәт уяна. Кемдер, матур тормышка кызыгып, алданып, җинаять юлына баса. Рәсми саннар буенча, соңгы елларда илебездә үсмерләр арасындагы җинаятьчелек биш процентка арткан. Хокук сакчылары моны икътисадый кризис йогынтысы дип аңлата. Ул җәмгыятькә һәрвакыт тискәре йогынты ясый. Моның ачык мисалы – туксанынчы еллардагы үзгәртеп корудан соң җинаятьчелекнең җәмгыять җилегенә кадәр үтеп керүе. Бу чор хәтта тарихта үз урынын алды, ул еллар турындагы фильмнар әле дә популярлык казана, андагы төп геройлар яшьләрнең кумирына әйләнә. Дөрес, ул дәвердә җинаятьчелек чәчәк атуының башка сәбәпләре дә бар иде: эшсезлек, эчкечелек, наркомания колач җәю, идеология җимерелү, кыйбласыз калу, хезмәт хакы түләнмәү сәбәпле абруйлы укытучыларның мәктәптән китеп алып-сату белән шөгыльләнә башлаулары һәм тәрбиянең нигездән какшавы. Тимер пәрдәләр ачылгач, шаукым булып көнбатыш мәдәнияте бәреп керү, мал, көч, секс, хакимлек һ.б. культка әйләнү дә җәмгыятьне чиргә  салыштырды һәм законсызлыкка юл ярды. 


Галимнәрнең күзәтүләренә күз салсаң, үсмерләр һәм яшьләр арасындагы җинаятьчелекнең тамыры тагын да тирәнгә китә һәм Бөек Ватан сугышы елларыннан соңгы чорга барып тоташа. Беренче оешкан җинаятьчел төркемнәр дә шул заманда барлыкка килә, гәрчә партия, комсомол һ.б. үз вазыйфасын үтәсә дә. Сугышта ирләрнең кырылуы, гаиләдә балаларның әтисез үсүе, тормыш нужасын ялгыз тарткан ана тәрбиясе генә җитмәү ачы җимешләрен бирә. Илленче елларда, амнистиягә эләгеп, төрмәдән бернидән курку белмәс кешеләр чыга башлау исә тора-бара бу урам бүлүләр, төркем-төркем сугышулар, үтереш-талашларга китерә.  
Үсмерләр арасындагы җинаятьчелек турында сөйләшкәндә, илнең төрле төбәгендә хәл төрлечә булуын да игътибарга алырга кирәктер. Әйтик, Себер якларында җинаятьчелекнең киң таралганын беләбез. Анда үсмерләр арасындагы вәхшилекләр дә өнсез калдыра. Җинаять кылу монда халыкның канына сеңгән, чөнки электән үк кешеләрне сөргенгә җибәрү белән бергә куркыныч җинаятьчеләрне дә бирегә олактырганнар. Тыва республикасы кебек эчкечелек чәчәк аткан төбәкләрдә дә кайбер яшьләр төркемнәрен «хирурглар» дип йөртәләр. Аларга, пычак белән янып, көпә-көндез узып баручының кәрәзле телефонын яки акчасын талап алу симәнкә чирткән кебек кенә. Юкка гына социаль психолог Марк Сандомирский бүгенге буынны, ягъни Советлар Союзы таралгач туучыларны, «поколение жесть» дип атамый. Аныңча, аларга хис-кичерешләр ят, башкаларны жәлли белмиләр. Алай гына да түгел, идеологиясез үскән егет-кызлар үзләрен ничек тотарга кирәген дә белмиләр, үз эш-гамәлләренә бәя дә бирмиләр. Әле бит Русия аерылышучылар саны буенча да лидерлар рәтендә тора. Күпме бала әти-әниле була торып, ятим үсә, йә үги әти, йә үги әни белән тәрбияләнә. Социологлар әйтүенчә, җинаять юлына баскан үсмерләрнең 30-85 проценты тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүчеләр. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев