-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ!
26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
Җиңүчеләрне игълан итү тантанасына килгән кунаклар арасында шагыйрь, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре, оештыру комитеты рәисе урынбасары Рәзил Исмәгыйл улы Вәлиев, әдәбият белгече, «Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе» дәүләт фәнни бюджет учреждениесенең Вице-президенты Дания Фатыйх кызы Заһидуллина, драматург, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов, прозаик, Татарстан Республикасының «Татарстан китап нәшрияты» Дәүләт унитар предприятиесе мөхәррире Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов, прозаик, maratkabirov.com интернет-платформасын төзүче Марат Рафаил улы Кәбиров, прозаик, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Рафик улы Галиуллин, прозаик, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Роберт кызы Әбүдәрова да бар иде.
2020 елның Шәриф Камал исемендәге премиясенә Алинә Хәбибуллина һәм тәрҗемә юнәлешеннән Азат Якупов лаек булды.
Бүләкләү тантанасы турында репортаж тиздән сайтта урын алганчы, туры эфирны карый торыгыз: сылтама
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз