-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
“Сәмрух” премиясе: җиңүче сәлкешләр, бәхетле әти-әниләр
Күптән түгел генә Пирамида концертлар залында “Сәмрух – 2019 ” премиясе тантанасы гөрләде. Чарадан соң берничә көн узса да, энергияле яшьләр тулы залдан һаман да “кайтып булмый” әле.
“Сәләт – мөмкинлекләр мохите” дияргә яратабыз. Ә бит ул, чынлап та, укучыга, яшьләргә күпме мөмкинлек һәм дәрт бирә. Ни өчен дәрт дим, концертлар залына керү белән, бик күп санда яшүсмерләр биләп алды. Кайсы нишли: “Апа, абый!” - дип әйдаманнары белән кочаклашучылар, биеп торучылар, хәтта елашучылар да биредә иде. Сәләттә булмаган кешегә мондый гадәтләр чит тоелыр иде, ләкин алар шундый ихлас һәм бәхетле булып күренделәр.
Тамаша ярты сәгатькә соңарып башланды. Бу – залны тамашачы белән тулганын көтү, кунакларны каршы алу өчен кирәк булгандыр. Махсус кунакларга килгәндә, аларны һәр премияне тапшыру һәм тәбрикләү сүзе әйттерү өчен сәхнәгә чакырдылар. Бер шиксез, беренче булып Сәләтнең “әтисе” - Җәүдәт Сөләйманов чыкты. Ул “Сәлам, ничек хәлләр?” - дип сорауга, бөтен залдагылар (!) дәррәү кул чабып, сәләттәгечә җавап кайтарды.
“Мин чын күңелдән һәм йөрәктән әйтәм – Аллаһка шөкер! Гадәттә сезнең хәлне безнең Рөстәм Нургали сорарга ярата. Без аңа елмаеп рәхмәт әйтәбез. Бу бит – аның командасы. Бәйрәм зур дәрәҗәдә үткәрелсен өчен без проектларны тормышка ашырабыз: җыелабыз, бергә фикер йөртәбез, үсәбез. Традициягә әйләнгән бишенче премиядә үзебезнең иң-иңнәрен алга чыгарабыз. Ел буе сәләт өчен эшләгән мең баладан иң көчлесен сайлау җиңел түгел. Чараның мөһимлеге шунда да инде. Аккош оясында аккош туа, шуңа күрә әти-әниләргә рәхмәт әйтәсем килә!”- диде ул. Җәүдәт абый тантананы ачык дип игълан иткәннән соң, премияләр тапшыру башланып китте.
Җиңүчеләр
Номинацияләргә килгәндә, аларга түбәндәге яшьләр лаек булды:
“Ел сәлкеше” - Рәлинә Фаваризова;
“Ел әйдаманы” - Гөлназ Гатина;
“Ел өлкән әйдаманы” - Зәринә Хәлилова;
“Ел директоры” - Алсу Ганиева;
“Елкулдашлары” - Әдилә Камалова белән Илнур Зиннәтов;
“Ел клубы” - Сәләт-Яшел Үзән;
“Форум башҗитәге” - Рәфис Хәлилов;
“Ел аланы” - Сәләт Яр Чаллы;
“Сәләт җырлый” - “Сәләт дөньясы” җыры белән Миләүшә Гомәрова һәм Әдилә Камалова.
Бәхетле сәлкешләр
Номинацияләр игълан ителгән саен, җиңүчеләр сәхнәгә чыгып тезелә барды. Шунысы истә калган – бигрәк тә “Ел сәлкеше” номинация вакытында дулкынлана-дулкынлана басып торган яшүсмерләрнең күзләрендә очкын, җиңәргә хыяллану теләге чагылды. Алар кулга-кул тотынышып, бер-берсенә уңышлар да теләп алдылар. Шул вакыт Рәлинә Фаваризованың “Ел сәлкеше” булуы ачыклангач, кызның үз җиңүенә ышанмыйча ихластан елавы, сөенүе һәркемне сискәндергәндер. Залда кызының җиңәсенә ышанып, шулай да борчылып йөргән әнисе дә күз яшьләрен яшермичә фотога төшерә башлады. Яныма килеп утыргач, аны котламыйча кала алмадым.
- Кызыгыз, молодец!
- Аллаһка шөкер! Шундый борчылды балакаем! - дип күп тапкыр кабатлады ул мине коча-коча.
Ә бит шушы номинация өчен меңләгән бала көрәшә, ел буе конкурсларда катнашып, “казаныш” җыялар. Ә нәтиҗәдә – бер генә җиңүче сәмрух сынына ия була. Шулай итеп, әлеге бәйрәм дә беркемдә битарафлылык уятмыйча, узды да китте. Тантананы Эльмир Низамов музыкасы, Илгиз Шәйхрәзиев белән Зәринә Вилданованың җыры да бизәде. Кыскасы, киләсе елларда "Сәмрух премиясе" кабат сәләтлеләрне сөендерәчәк. Шуңа күрә булдырачагыңа шикләнмичә, сәләтеңне күрсәтә белү бик мөһим дигән нәтиҗәдә кайтып киттем.
фото: Рамил Гали
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз