Яңалыклар
Тагын фейк?!
Социаль челтәрдә ата-аналардан мондый хәбәрләрне таратмаска сорыйлар.
2020 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә уку дистанцион форматта башланачак дигән мәгълүмат дөрес түгел, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте.
Социаль челтәрдә ата-аналардан мондый хәбәрләрне таратмаска сорыйлар.
"Дистанцион укыту - илдә килеп чыккан эпидемиологик вәзгыятькә бәйле. 12 майдан аз комплектлы мәктәпләрдә (укучылар саны 20гә кадәр булган) авыл укучылары укуларын башлады инде. 1 сентябрьдән уку гадәти режимда узачак", - диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, 12 майдан Татарстанда балалар бакчалары һәм авыл мәктәпләре эшли башлады.
фото: пиксабай.ру
«Идел» журналы 16+
Теги: карантин, коронавирус, дистанцион уку
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев