Логотип Идель
Яңалыклар

ТАЛПАН ТЕШЛИ. НИШЛӘРГӘ?

Татарстанда ел башыннан талпан тешләве аркасында медицина ярдәме сорап 5525 кеше мөрәҗәгать иткән.

Татарстанда ел башыннан талпан тешләве аркасында медицина ярдәме сорап 5525 кеше мөрәҗәгать иткән.

    Бу узган елгы күрсәткечтән 38 процентка түбәнрәк һәм күпьеллык уртача күрсәткечләрдән артмый. Быел талпан боррелиозының 4 очрагы ачыкланган, вируслы талпан энцефалиты йоктыру очраклары теркәлмәгән.

Татарстанда вируслы талпан эндемияле энцефалит буенча Казан, Чаллы, шулай ук 28 район бар, иксод талпан боррелиозы буенча - республиканың бөтен территориясе. Быел территорияләрне акарицид (талпанга каршы) эшкәртү 2293 га мәйданда башкарылды.

НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

    Табигатьтә талпаннарга каршы шәхси саклану чараларын үтәргә кирәк: тәнгә тыгыз сыланып торган, капюшонлы, озын җиңле, ачык бер тонлы киемнәрне кияргә киңәш ителә. Талпаннардан саклану өчен акарицид репеллентлар кулланалар. Ял вакытында зур үләнле күләгәле урында торырга, үләнгә утырырга яки ятып торырга киңәш ителми (талпаннар киемгә үләннән ябыша һәм өскә үрмәли), бүлмәләргә чәчәкләр һәм ботаклар өзеп алып кермәвегез сорала. Киемнәрне (бигрәк тә җөйләрне, якаларны), тән һәм чәчләрне, шулай ук йорт хайваннарын талпаннар булуга вакыт-вакыт тикшерергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат - монда.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев