Логотип Идель
Яңалыклар

«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы

Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...

19-24 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Tamga" режиссерлар лабораториясе узачак.

Лабораториядә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр чыгаручы яшь Мәскәү режиссерлары катнаша.

Алар: Тимур Кулов, Тимур Шәрәфетдинов һәм Ринат Ташимов. Режиссерлар алты көн дәвамында театр артистлары белән берлектә эскизлар әзерли. 24 нче апрельдә эскизлар киң җәмәгатьчелеккә күрсәтеләчәк. III нче «TAMGA» режиссерлар лабораториясе кысаларында куелган эскизларны карар өчен Мәскәү тәнкыйтъчеләре Владислава Куприна һәм Анна Казарина чакырылган.

Быелгы “Tamga”ның темасы – “Мин. Мәктәп. Дөнья”. 

Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.

TAMGA-2021 лабораториясе эскизларын тәкъдим итү

24 нче апрель (шимбә)

14:00 сәгатьтә «Самат һәм Кара Король» (Тимур Кулов)

15:30 сәгатьтә «Сезгә дә кагылса» (Ринат Ташимов)

17:00 сәгатьтә Әгәр мин дәшмәсәм...» (Тимур Шәрәфетдинов) 

18:00 сәгатьтә Балалар һәм яшьләр театры темасына Public talk форматында TAMGA-2021 лабораториясенә йомгак ясау

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X