-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
Татар классик музыкаль фондына яңа җырлар өстәлерме?
Инде ничәнче буын татар кешесе Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Вафирә Гыйззатуллина җырларын, Сара Садыйкова, Салих Сәйдәш, Рөстәм Яхин музыкасын тыңлап үсә. Бу көйләр барлык татар җанлы кешеләргә дә таныш. Бу җырларны халык яратты, алар үзенә күрә бер татар классикасына әверелде.
Җырлар иҗат ителми тормый, киресенчә, көннән-көн яңа җырлар күбрәк кенә чыга бара. Ләкин күбесенең сыйфаты да берничә көнлек кенә шул. Сүз музыка турында гына түгел, җыр сүзләре, җырчының җырлау стиле турында да. Киләчәктә классик җырга әверелердәй җырлар бүген бик әз кебек.
Нәкъ менә шуңа күрә, күптән түгел "Калеб" яңа буын берләшмәсе "Безнең җыр" дип аталган яңа проект башлап җибәрде.
Әлеге проект хәзерге көндә төрле юнәлешләрдә иҗат итүче композитор, шагыйрь һәм җырчыларны үзара таныштырыр, берләштерер өчен кирәк.
Проектның беренче көнендә катнашучылар белән танылган шәхесләр очрашты. Татар язучысы, Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев һәм композитор Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Резеда Ахиярова белән очрашудан башланып китте.
Композитор Резеда Ахиярова да үзенең эшенең үзенчәлекләре турныда бәян итте.
Очрашудан соң Татар-Информ хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова шобага белән проект катнашучыларын өч кешедән торган командаларга бүлде, һәрбер командада шагыйрь, композитор һәм җырчы билгеләнде. Барлыгы 18 команда барлыкка килде.
Проект азагында һәр команда кимендә ике җыр иҗат итәргә тиеш. Әлеге җырларның иң яхшылары концерт форматында октябрь аенда тәкъдим ителәчәк.
Проектта Эльмира Кәлимуллина, Эльза һәм Артур Исламовлар, Филүс Каһиров, Айдар Сөләйманов, Рузиль Гатин, Эльмир Низамов, Луиза Янсуар, Рифат Сәлах, Ленар Шәех, Илгиз Мөхетдинов, Йолдыз Миңнуллина, Ильяс Камал, Гөлүсә Батталова, Алмаз Әсхадуллин, Рүзәл Мөхәммәтшин һ.б. шактый танылган шәхесләр катнаша.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз