-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ!
Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
«ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесенең ЖЮРИ СОСТАВЫ:
Фәйзрахманов Айдар - жюри рәисе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
Гыйләҗев Искәндәр - жюри рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты.
Мөхәммәтшин Рүзәл - жюриның җаваплы сәркәтибе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире, шагыйрь, драматург, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты.
Салихов Данил - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, драматург, прозаик, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
Фоат Галимуллин - КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Гарипова Илсөяр - шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
Кыямов Илдар - «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы, «Манзара» тапшыруының баш мөхәррире , Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Резедә Сәлахова - К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драмы һәм комедия театры актрисасы, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты.
Бәйгенең номинацияләре
* шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр);
* проза;
* мәсәл.
Һәрбер номинациядә һәр категория өчен 3 (өч) премия карала
* 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында;
* 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында;
* 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында;
* Профессионаллар өчен, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы 3 (өч) премия карала.
Шулай ук укыгыз: СӘНГАТЬЛЕ СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз