Логотип Идель
Яңалыклар

Татар теле буенча олимпиаданы япон егете отты

Шулай да Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышы күпләрне уйландыргандыр. Артык сүзләр белән төчеләнмичә, ул ничек итеп кырык яшьтән узып кына татар телен өйрәнүе турында бәян итте.

Казанда 22-25 апрельләрдә узган татар теле буенча VII халыкара олимпиадага һәм “Илһам” яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенрусия бәйгесенә йомгак ясалды. 

Иң элек ил күләмендә үткәрелгән “Илһам” бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр.  Гран-прины Актаныш кызы Алинә Хәбибуллина алды. 

Олимпиадада исә Татарстан буенча, Русиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, ә Финляндия, Франция, АКШ, Австралия. Бөекбритания, Төркия, Канада, Казакъстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эстония, Кытай, БГӘ, Әзербайджан кебек чит илләрдән дә 8-11 сыйныф укучылары, студентлар катнашкан. Аларны КФУ порталында уздырылган интернет-тест һәм дистанцион әңгәмә нәтиҗәләренә нигезләнеп сайлаганнар.  Йомгаклау туры инде башкалада язмача үтте, монда татар теле һәм әдәбияты, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Телдән уздырылган турда егет-кызлар “Дөнья киңлегендә Татарстан” дигән темага әзер проектларын да якладылар. Шулай итеп, Гран-прины өч кеше алды. Ул Чирмешән районы кызы Лилия Гатина, Башкорстан республикасы егете Тимур Суфиянов һәм хәзерге вакытта Бөекбританиядә яшәүче һәм әлеге ил исеменнән катнашкан японлы Чихиро Тагучи. Татар даирәсендә кайнаган яшьләр өчен әлеге йөзләр азмы-күпме таныш, бигрәк тә япон егет. Бу аның олимпиадада беренче мәртәбә генә җиңүе түгел, былтыр да гран-при яулаган иде.

Журналистлар белән аралашканда егет шушы бер ел эчендә татар телен шактый яхшыртуын һәм узган ел олимпиадада тапкан дусларын быел да күрүгә шат булуын әйтте. “Быел биремнәр генә авыррак иде, – диде егет. – Татарстан тарихы турында гына ун сорау. Япониядә туып үскәч җиңел булмаячагын белдем, ныклап әзерләндем”. Татар телен шомарту өчен Бөекбританиядә яшәүче татарлар белән аралаша, көн саен Ютуб каналыннан татарча яңалыклар карый, күбрәк тыңлый икән. 

Лилия Гатина исә өченче ел катнаша һәм ел да олимпиаданы зарыгып көтеп ала. Беренчедән, монда төрле төбәкләрдән килгән танышларын күрсә, икенчедән, татар теле – иң яраткан фәне. “Без гаилә, туганнар белән татар теле, татар милләте өчен янып яши торган кешеләр, аның киләчәге өчен борчылабыз”, – ди ул. Җиңүгә өметләнүен дә яшерми. “Җиңү турында хыялланмыйча җиңеп булмый”, – диде кыз шатлыктан елмаеп. 

Тантана чарасында катнашучыларны тәбрикләргә килгән ТР Фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов әйтмешли, апрель – татар халкы өчен аеруча истәлекле ай. “Дөньяның барлык төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез бу көннәрдә Туган тел бәйрәмен, бөек Тукаебызның 133 еллыгын билгеләп уза, – диде ул. – Олимпиадага Русиянең 26 төбәгеннән һәм 15 чит илдән килгән 500гә якын татар яшьләре җыйды. Бу залда милли үзаңлы, заман белән бергә атлап баручы, милләтебез язмышы өчен җаваплы, алдынгы карашлы яшьләребез. Актив булып калыгыз һәм милләтебез өчен хезмәт итегез”, – дип үгет-нәсыйхәтен җиткерде. 

Тантаналы чараны концерт номерлары бизәде. Егет-кызлар бигрәк тә татар эстрадасының иң популяр һәм актив җырчыларыннан берсе Фирдүс Тямаевны яратып кабул итте. Гәрчә сәхнәгә чыгачак чираттагы җырчыны игълан иткәндә “Тямай бандасы” пәйда булыр дип берәү дә көтмәгәндер, шәт. Ни дисәң дә, дәүләт дәрәҗәсендәге чара, татар теленең бөеклегенә, кирәклегенә аталган. Нишлисең, яшьләр Фирдүсне ярата, чыгышын бертуктаусыз телефоннарына төшерделәр, кушылып җырладылар. Авылларда Фирдүснең концертлары бик тә кызу узуын белүчеләр генә укытучылар сәхнә янына чыгып бии башламаса ярар иде дип утыргандыр. Ул вакытта туган телебез турында да онытып, “гомер үтә, янып калыйк” дип такмаклый-такмаклый кайтып китә идек. 

Шулай да Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышы күпләрне бераз гына булса уйландыргандыр дип ышанасы килә. Артык сүзләр белән төчеләнмичә, ул ничек итеп кырык яшьтән узып кына татар телен өйрәнүе турында бәян итте. Алар яшәгән авылда – урыс арасында гаиләләре бердәнбер татарлар була. Үскәндә Фәрит әфәндене “татарин” дип мыскыл итәләр. Еллар узгач, гарьләнүеннән, татар телен өйрәнергә керешә ул. Аны аңа эстрада җырчылары түгел, ә Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин кебек шәхесләребез өйрәтә. Әлбәттә, үзе дә тырыш, үҗәт була.  “Аңласам-аңламасам да, эштән кайткач, көзге каршына басып татарча газеталар укый идем”, – дип сөйли түрә. Эшкә баргач та, белмәгән һәр сүзне сорап, “бу ничек була, нәрсәне аңлата, нишләп русчасы бар, татарчасы юк” дип хезмәттәшләренең теңкәсенә тия. Менә шулай 2-3 ел азаплана торгач, татарча шактый ярыйсы сукалый башлый. Хәзер инде Фәрит Мөхәммәтшинне ике телдә дә камил сөйләшә торган кеше буларак беләбез. Күпләр аны шул ягы өчен хөрмәт тә итә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: мәгариф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев