Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1894
      0
      6

    "Tatarka"ның яңа клибы чыкты. Җыр нәрсә турында?

    Былтыр бөтен Россияне "Мин матур алтын" чәчәк дип җырлаткан җырчы Tatarka (Ирина Смелая) яңа клип чыгарган. 

    Бу юлы җыр ау турында. Җырга клип Ташкентта төшерелгән. Әгәр бу җырны татар җыры дип атап булса, бу һичшиксез иң матур  татар клибы исемен алыр иде. 

    Җырның сүзләрен Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров белән берлектә"Идел" журналы хезмәткәре Зөләйха Камалова язды.

    Tatarka бүгенге көндә Россиянең иң популяр булган музыкаль Little Big (әзрәк кенә күбрәк) группасы лейблы артисты.

    Реклама

    Җырның сүзләре:

    TATARKA — AU (ау - аулау мәгънәсендә, шулай ук, Менделеев таблицасындагы алтынны да аңлата) 

    Болытлы бу төн, тарала-урала төтен. 
    Өметкә, хыялга, әкияткә әйләнә өн. 
    Бу минем андеграунд: кара миңа һәм кабатла. 
    Бу татар кызы исемемне ятла. 

    Минем көчтән кими тау, җимерәм яу. 
    Беркем кача алмый, җәям төнлә ау. . 
    Мин бит кайнар ут, башка шундый һич юк, 
    Песи күк шук, шундый-шундый һич юк. 

    You say (Әйтәсең)
    Алтын үзе ишек шакый 
    Уттай 
    янып 
    Кесәнең җылысын саклый 
    Төнге 
    Тынлык 

    бөтен урам инде йоклый 
    Тыңла 
    хәзер 
    татар кызы сиңа укый (рэп).

    Кызлар сиңа ауларын 
    Үрмәкүчтәй үрәләр 
    Ау ау ау ау барысы да беләләр. 

    Каба койрыгыңа ут 
    Куа алсаң үзең тот 
    Ау ау ау ау котылырга чараң юк 
    Тебе не спастись 

    Ау ау ау ау ау ау ау ау 
    эләгәсең авыма һич котылыр чараң юк X2 

    Кимеде эш көн, кеменең, кеменең бу төн? 
    Үрмәли, үрмәли, үрмәли, үрмәли урамга төн. 
    Утлы кыз in the town (шәһәрдә): яныма кун, минем күк ян, 
    Җирдәге йолдыз мин яктырак кояштан! 

    Карашымнан өши җан, катырам кан. 
    Төнлә кояш кебек үзем кыздырам. 
    Мин бит кайнар ут, башка шудый һич юк, 
    Песи кук шук, шундый-шундый һич юк. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу