Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда «Алга-Вперед» бөтенроссия форумы башланды

Форумга республиканың 18 муниципалитетыннан һәм Россиянең 21 төбәгеннән 200гә якын студент җыелды.

Татарстанда «Алга-Вперед» бөтенроссия форумы башланды. Форумга республиканың 18 муниципалитетыннан һәм Россиянең 21 төбәгеннән 200гә якын студент җыелды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә. Делегатлар 2023 елга студентлар берләшмәләре һәм старосталар институты үсешенең юл картасын тикшерәчәкләр һәм булдырачаклар, шулай ук студентлар үзидарәсе органнары өчен методик тәкъдимнәр эшләячәкләр.

«Студентлар үзидарәсе-берничә мөһим функцияне башкара торган институт. Беренчесе-студентлар һәм югары уку йорты администрациясе арасындагы элемтә, икенчесе – студентларның үзләрен күрсәтә алу мөмкинлеге, өченчесе – студентларны борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен инициативалы студентларны берләштерү коралы. Әлеге форум Россия югары уку йортларында һәм көллиятләрендә студентлар үзидарә органнарының социаль яктан актив, һөнәри яктан компетентлы җитәкчеләрен үстерү, тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булдыру максатында уздырыла. Алга барыгыз, инициатива күрсәтегез һәм сезгә ярдәм күрсәтәчәкләр», – диде ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Форум студентлар берләшмәләрен көчәйтүгә юнәлдерелгән. Быел старосталарга аеруча игътибар биреләчәк. Катнашучылар якындагы елда әлеге институтны үстерү буенча стратегия эшләячәкләр, дип ассызыклый ТР Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов.

«Бер уку йорты эчендә берүзеңә тиз һәм көчле үсеш алу авыр.«Алга-Вперед» форумында фикердәшләр табып, идеяләр турында фикер алышучы активистлар җыела. Монда тренерлар һәм остазлар зур роль уйныйлар. Алар төрле проблемаларны хәл итүгә ничек дөрес карарга кирәклеген күрсәтәләр», – ди Руфат Кыямов.

Чыганак: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев