Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанлылар аерылышмый

Үзизоляция режимыннан соң аерылышырга теләүчеләр барлыкка килмәгән.


Үзизоляция режимыннан соң аерылышырга теләүчеләр барлыкка килмәгән. Моны РТ Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.

“Пандемия шартларында аерылышулар саны 90%ка кимеде, бөтенләй бетте дисәң дә була. Бу берникадәр чикләү чаралары белән дә бәйледер. 12 майдан без эшли башладык, ләкин аерылуга бер генә гариза да килмәде”, - диде Нигъмәтуллина.

 

Үзизоляция, киресенчә, кешеләрне тормышка башка төрле карарга этәргән. Нигъмәтуллина фикеренчә, гаиләләр бергә булырга кирәклеген һәм кризистан бергә чыгу мөмкинлеген аңлаганнар.

Моңа хәтле бирелгән аерылышу гаризаларын да кире алырлар дип өметләнә ул.

Гадәттә, парларның уртача биш елга бер тапкыр аерылышасылары килә, ул мөнәсәбәтләрдәге кризислар белән бәйле. ЗАГС хезмәткәрләре гаиләләрне бу адымнан саклап калырга тели, сөйләшүләр уздыра.

Иң ныклы гаиләләр Әтнә, Балтач, Чүпрәле һәм Ютазы районнарында яши.

Ләкин кайбер кызлар кияүгә бик ашыкмый да кебек....

Чыганак: Татар-информ, Андрей Кузьмин
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: гаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев