Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    «ТАТАРСТАР» бәйгесе: Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева кемнәрне җиңүче итәр?

    «ТАТАРСТАР» дип аталган яңа онлайн-шоу һәм җыр бәйгесенә нәтиҗәләр ясарга вакыт килеп җитте. Иртәгә, ягъни 10 июньдә онлайн-бәйгенең төп җиңүчеләре билгеле булачак. 

       Чара 19:00 сәгатьтә ВКонтакте соцчелтәрендә һәм Одноклассники бергәлегендә «ТАТАРСТАР» онлайн тамашасы, «Татарстан Республикасы» рәсми төркемендә узачак. 

    Реклама

       Төп җиңүчеләрне ТР халык артисты, РФнең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һәм РФ һәм ТР халык артисты Винера Ганиева һәм жюриның башка әгъзалары билгеләячәк. 

         Алдагы сайлап алулардан соң финалга 5 җырчы - Светлана Силантьева (51 яшь, Чистай),  Миләүшә Ногманова (15 яшь, Казан), Даниил Федоров (26 яшь Яшел Үзән), Динар Шәрәфетдинов (21 яшь, Казан) һәм Алёна Шишкина (21 яшь, Казан) үтте. Нәкъ менә алар финалда төп приз - клипны профессиональ төшерү һәм аның Татарстанның социаль челтәрләрендә таныту һәм "ТАТАРСТАР" онлайн тамашасы җиңүчесе титулы өчен көрәшәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!