-
Шәриф Камалның иң беренче китабы Татар китабы йортында күрсәтеләчәк «Акчарлаклар» повесте, «Матур туганда» романы, «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасы кебек чәчмә һәм драма әсәрләре белән тарихка кереп калган язучының иҗаты шигърият һәм публицистика белән башланганы күпләргә мәгълүм түгел.
-
Тукай премиясе быелдан ике тапкыр арта – 1 000 000 сум булачак Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачагы турында хәбәр итте.
-
ТР Милли китапханәсендә фәнни лекцияләрдә космос серләре турында фикер алышачаклар «Галәмнең караңгы матдәсе» лекциясе узачак. Анда билгесез караңгы матдәнең Галактикага һәм йолдызларга йогынтысы турында фикер алышачаклар.
-
Илсур Һадиуллинның Россия фәне көне уңаеннан котлавы Фән – бәйсез иҗади кешеләр эше.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
“Татартелле” телсез паспорт
Хезмәттәшебез Рузия Сафиуллинаның соңгы арада паспорт алмаштыруын, шул рәвешле шактый маҗараларга юлыгуы белән күпләр хәбәрдар, бу хакта ул язып та чыкты. Бер карасаң, кешенең теләге гади һәм законлы: паспортында татар телендә өстәмә язу булуын гына тели. Татар басмасында эшләгән, милли гимназиядә укыту өчен баласын 30 чакрым ераклыктан йөртүне авырсынмаган, милләтен үлеп яраткан кеше өчен бу шулкадәр зур теләк микәнни? Кыскасы, әбәт вакытында редакциядә чәйләп алгач, паспорт өстәленә озаттык Рузиябезне. Нәтиҗәсен көтеп, ут йотып тордык. Хатын бергә укыйк:
«Иделчеләр, сәлам!
Минем паспортка карата хәзер редакциядә «спортивный интерес» икәнне аңлыйм, шуңа күрә фотоларын җибәрәм. Һәм тәртип буенча берничә җөмлә.
Паспорт алмаштыруның барлык матавыкларын блогда бик тәфсилләп язган идем инде, аларына тукталып тормыйм. Аннан соң, сезгә сөйләгәнемчә, «Госуслуги»дан хат килеп төште, паспортыгыз әзер, килеп алыгыз, диелгән иде анда. Хатны алып, өч-дүрт көн узгач, киттем ике малайны өстерәп паспорт бүлегенә. Озак кына эзләгәннән соң: «Юк, әзер түгел әле», - диделәр. 29 июльдә килергә куштылар. Хәтерлисездер, редакциядә бергәләп чәй эчкәннән соң тагын паспорт бүлегенә чаптым. Һәм бикле ишеккә юлыктым. Бүлек ул көнне, гомумән, ял итә булып чыкты. Икенче көнне дә киттем, паспортсыз бит булмый, өстәвенә әле балаларның таныклыклары да юк - 1 ай буе без документсыз гына яшәдек. Балалар таныклыкларын, алар турында мәгълүматны яңа паспортка кертәбез дип, үзләре алып калды.
Кыскасы, ул көнне бүлек 14.00дән генә эшли иде - иллеләп кеше тар гына тынчу коридорга чиратка тезелгән. Ярый, кердем. Тагын эзлиләр. Бөтен бүлмәне актарып эзләделәр - йөрәгем үкчәмә төште, тагын әзер түгел дисәләр өянәк булыр ахры, дип уйладым. Ниһаять, берсе начальник янында түгелме икән дип исенә төшерде дә озак кына торып аннан алып чыкты.
Яздылар, имза куйдырдылар. Ниһаять, кулыма алдым. Бер айдан артык тынгы бирмәгән хафалану - минем турындагы мәгълүматны дөрес язганнармы, юкмы? Исем-фамилиям, әти исеме татарча дөрес, Аллага шөкер. Ләкин бу юлы урысчасында хата киткән булып чыкты, анысын инде өйдә генә күрдем. Туган авылымның язылышында хата җибәргәннәр!
Аннан да начаррагы, бөтенләй көтелмәгәне - балалар турындагы бит бөтенләй буш калган. Димәк, бу паспорт белән миңа әле тагын әллә нихәтле түрә бусагасын таптыйсы була... Ике баланың да төп документы кыстырылган булгач, язарга кирәклеген үзләре искәрткәч, ничек шулай аннан-моннан эшләргә була? Паспортның татарча өстәмә битен язарга тиешле ханым, документлар кабул иткәндә: «Мин татарча белмим!» дип кычкырган иде. Ахры, татарча гына түгел, монда грамоталы язу кагыйдәләрен дә бик белеп бетермиләр: Татарстанны, район һәм авыл исемен юл хәрефләреннән язылмаганын, әйтик, беренче сыйныф баласы да белә, тиешенчә яза. Ә паспорт бүлеге белгечләре белми бугай.
«Госуслуги» әле паспорт әзер булгангчы ук әлеге хезмәт һәм хезмәт күрсәтүчеләргә бәя бирергә тәкъдим иткән иде. Бәя бирәм. Ничек бар, шулай гына: 0 балл. Паспорт бирүче түрәләрнең бу кадәр җавапсызлыгы белән очрашканым юк иде әле. Бигәйбә, Казанның Идел буе районы паспорт бүлеге хезмәткәрләре - хезмәтегезгә күрә хөрмәт сезгә».
Рузия Сафиуллина.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз