Логотип Идель
Яңалыклар

ТАВЫШ БИРҮ ВАКЫТЫНДА ХОКУК БОЗУЛАРГА КАРАТА 13 ШИКАЯТЬ КАБУЛ ИТЕЛГӘН

ТР Үзәк сайлау комиссиясендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында хокук бозуларга карата 13 шикаять кабул ителде.

     ТР Үзәк сайлау комиссиясендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында хокук бозуларга карата 13 шикаять кабул ителде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә 13 шалтырату һәм мөрәҗәгать кабул ителде, аларны тискәре дип бәяләргә мөмкин. Алар барысы да каралды», - диде Кондратьев.

    Бер очрак Яңа Савин районында булган. Гражданнар тартмаларның берсендә пломба булмавына игътибар иткән.

«Шунда ук чаралар күрдек, урнадагы бюллетеньнәрне сейф-пакетка салдык. Бүген комиссия бу уңайдан карар кабул итәчәк. Без бу хәлне катгый контрольдә тотабыз», - диде рәис.

ФОТО: Рамил Гали

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев