Логотип Идель
Яңалыклар

Театрлар июль урталарында ачылырмы?

ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев катнашында "Театр һәм яңа чынбарлык. Тәкъдим ителгән яңа шартлар" дигән темага түгәрәк өстәл узды.

     ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев катнашында "Театр һәм яңа чынбарлык. Тәкъдим ителгән яңа шартлар" дигән темага түгәрәк өстәл узды.

    Анда Руссия театрлары җитәкчеләре карантин режимыннан чыгу юллары хакында фикер алышачак. Театрлар дәүләт тарафыннан нинди ярдәмгә өметләнәләр? Аларның тормышы ничек үзгәрәчәк? Конференциядә катнашучылар шушы һәм башка күп кенә сорауларга җавап эзләделәр.

    Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, Татарстанда бер генә театр да ябылмаган, ягъни барлык актерлар һәм тамашачылар белән элемтә сакланган. Камал театрының трансляцияләре аша гена да апрель аенда 500 мең сум акча эшләнгән.

    "Министрлык әйтүенчә, без июль уртасында, ялдан чыккач, ачылырга тиешбез. Белгәнегезчә, 1 июньнән барлык театрлар да ялга китә. Август башында без сезонны ачарга һәм үз спектакльләребезне уйнарга җыенабыз", - диде режиссер.

Курчак театры "Әлмәндәр"ле булачак!

Кариев театры "мүкләнми"

 Кариев театрында нәрсәләр карап була? [ОНЛАЙН]

Театр карантинда: артистлар ничек яши?

Тинчурин театрында: иртән - зарядка, кич - спектакль

фото: Камал театры сайты 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев