Логотип Идель
Эксклюзив

Курчак театры "Әлмәндәр"ле булачак!

Илгиз Зәйниев "Әкият" татар дәүләт курчак театрында режиссер буларак эшчәнлеген уңышлы башлап җибәргән иде. Аның режиссерлыгында сәхнәгә "Әлфия" спектаклен менгәнен дә беләбез. Якын киләчәктә режиссер "Әлдермештән Әлмәндәр"не куярга ниятли.

    Илгиз Зәйниев "Әкият" татар дәүләт курчак театрында режиссер буларак эшчәнлеген уңышлы башлап җибәргән иде. Аның режиссерлыгында сәхнәгә "Әлфия" спектаклен менгәнен дә беләбез. Якын киләчәктә режиссер "Әлдермештән Әлмәндәр"не дә куярга ниятли. Бу хакта "Татар-информ"  яза.

   "Әкият" татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев әйтүенчә, спектакльгә әзерлек карантинга кадәр башланган инде. Сезонны да әлеге спектакль белән ачарга планлаштыралар. 

   Тагын бер үзенчәлек - моңарчы татар спектакльләре театрның кече сәхнәсендә куелса, "Әлдермештән Әлмәндәр" зур сәхнәгә менәчәк.

   Икенче үзенчәлек - быел драматург Туфан Миңнуллинның 85 еллык юбилей елы. "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле аның якты истәлегенә куелып, Илгиз Зәйниев әйтмешли, "Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов һәм Шәүкәт Биктимеровка мәдхия булачак".

Шулай ук укыгыз:

Илгиз Зәйниев драма әсәрен язучыларның 5 хатасын әйтте

Илгиз Зәйниев баш режиссер буларак билгеләнде

Илгиз Зәйниев - "Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев