Логотип Идель
Яңалыклар

Тәмәкене кем һәм нигә тарта. Тәмәкене ничек ташларга?

Очрашуга килгән спикерлар сүзләренә караганда, бүгенге көндә яшьләр арасында тартучылар саны кими бара. Бу алга киткән илләрдә тәмәке тартуның популярлыгы кимүе, дөрес һәм вакытла аггитация эшләре алып баруы белән бәйле.

Бүген Татмедиа бинасында 31 май көнне булачак "Тәмәке тартудан баш тарту көне" нә багышланган пресс-конференция узды.

Спикерлар тәмәке тартуның зыяны, авыулар һәм аларны дәвалау турында сөйләде, журналистларның сораулырына җавап бирде.

Кем нигә тарта башлый?

Яшьләр арасында тарта башлаучылар, популярлык эзләүдән яки социальләшергә тырышудан була. Олылар арасында, тартучыларның күпчелеге рухи яктан көчсез, комплекслары булган кешеләр. Мондый кешеләр тартудан рәхәтлек, канәгатлек хисе алырга тырышалар. Тәмәкедә булган матдәләр нерв системасын стимулировать итә һәм кыска вакытлы канәгатьлек хисе бирә. Ләкин бу үз-үзеңне алдау, тартып тормыштагы проблемалардан читләшеп булмый. Чөнки чынбарлыката тәмәке бернинди проблеманы да чишә алмый ул проблемалар тудыра гына.

Сәламәтлек саклау миннистрлыгы баш психиатр-наркологы Хаева Резеда Фатхулова сүзләренә караганда, алар тартуга каршы  көрәшне "тәмәке тартмагыз" дип әйтү юлы белән түгел, кешегә сәламәтлеге, үз-үзенә, үзенең тәненә карата хөрмәт хисе, тормышның кадерлелеге турында аңлатып алып баралар.

Электрон тәмәке гади тәмәкедән зыянсызракмы?

Яшьләр арасында электрон тәмәке, кальян гади тәмәкедән зыянсызрак дигән миф яши. Ләкин бу чынбарлыкка туры килми. Әлегә электрон тәмәкенең тәэсире яхшылап өйрәнелмәгән, ләкин статистик мәгълүматларга караганда электрон тэмәке тартучылар арасында сәламәтлеге начарланган, үпкә авырулары булган кешеләр саны күбрәк тә. 

Электрон тәмәкедәге матдәләрнең концентрациясен беркем дә контрольдә тота алмый. Өстәлгән тәмләткечләрнең, ароматизаторларның зыяны да бик зур. Электрон тәмәке тартучылар үзләрен контрольдә томый. Тартыр өчен аларга урмага чыгарга, туктаусыз тәмәке сатып алырга туры килми. Шуңа күрә электрон тәмәке яки аның альтернативалары әзрәк дигән фикер дөрес түгел. Бу пассив тартучылар, ягъни тәмәке тартучылар янында торучы, төтенне яки парны иснәүчеләргә дә кагыла.

Тартуны ничек ташларга?

Төп фактор ул кешенең мотивациясе. Әгәр мотивация яки кешенең проблеманы аңлап үзе өчен ташларга хәл итүе булмаса, бернинди методлар да, күпчелек очракта нәтиҗәле булмаячак. Тормышларына тәмәке тартудан җитди куркыныч янаучы, тәмәке тарту зыянлы булуын үз мисалында сизүчеләр алдында тартуны ничек ташларга дигән сорау тормый. 

Гомумән алганда психологлар белән эшләп карарга, аннан башка танылган ысуллар файдаланырга була (китаплар, пластырльләр һ.б.)

Очрашуга килгән спикерлар сүзләренә караганда, бүгенге көндә яшьләр арасында тартучылар саны кими бара. Бу алга киткән илләрдә тәмәке тартуның популярлыгы кимүе, дөрес һәм урынлы аггитация эшләре алып баруы белән бәйле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев