30 май 2019 яңалыклары
-
30 мая 2019 - 18:30
Федераль Сабантуйда көрәшү тәртибе ничегрәк булачак?
Ике атнадан Новосибирск каласында федераль Сабантуй узачак. Көрәшчеләргә чакыру кәгазе җибәрелгән, әмма әлегә нигезләмәсе (положение) күренми әле. -
30 мая 2019 - 17:49
«Башмагым» джаз стилендә була аламы?
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыларын гаҗәпләндерергә ярата һәм, ара-тирә тәнкыйть утына тотылса да, уңга-сулга вакланмыйча гына үз эшен эшли бирә. Театр репертуарында быелгы сезонның соңгы премьерасы нәкъ шуны дәлилли сыман. 27 нче июньдә Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзи әсәре буенча куелган «Башмагым JAZZ» спектакленең премьерасы була. -
30 мая 2019 - 17:31
"Казан” милли-мәдәни үзәге кая киткән?
Бу ел башыннан “Казан” милли-мәдәни үзәге ябылды, тик үзәкнең электрон сәхифәсе эшләвен дәвам итә. Анда әле кайчан гына хәзер инде тарихка язылып калган “Казан” милли-мәдәни үзәгендәге “Казанның меңьеллыгы” музее турында мәгълүмат укып була иде. -
30 мая 2019 - 16:25
Казан Аурупа яшьләре башкаласы булырмы?
Сессиянең ачылыш утырышына кунак итеп ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ММПА СНГ координаторы Татьяна Лебедева, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һ.б. чакырулы иде. -
30 мая 2019 - 16:22
Зур шахмат Казанга кайтты!
Иртәгә Казанда шахмат буенча дөнья чемпионы исемен дәгъвалаучы иң көчле хатын-кызны ачыклау турниры старт ала. -
30 мая 2019 - 13:25
Рәниф Шәрипов. Фәүзия (поэма)
Рәниф Шәрипов 1950 елда Кукмара районы Аман-Ошторма авылында туа. Әнисе вафатыннан соң, унбер яшеннәр Арча районы Субаш-Аты балалар йортында тәрбияләнә. -
30 мая 2019 - 12:32
Чын син, Туфан абый…
Туфан абыйның яшьләр белән мөгамәләдә «Иң мөһиме – яшьләрнең дошманына әйләнмәскә», дигән кагыйдәсе бар иде. Шулай да, үзе әйтмешли «артык яшьләр» белән “куркыныч дәрәҗәдә яшь бу», дип, саграк аралаша иде ул. -
30 мая 2019 - 12:21
Менә шулай, күрше (Хикәя)
“Гөрс… Гөрс…” Тәрәзә пыяласы зеңгелдәп куйды. Тагын күршесенең үзчире кузгалды. Дүртенче ел шушы мәхшәр кабатлана: җәй уртасы җиттисә ул гөрс-гөрс атарга тотына. Авыру, чын мәгәр авыру! Акылга камил кеше мондый хәтәр уеннар уйнар идемени! -
30 мая 2019 - 11:21
Тәмәкене кем һәм нигә тарта. Тәмәкене ничек ташларга?
Очрашуга килгән спикерлар сүзләренә караганда, бүгенге көндә яшьләр арасында тартучылар саны кими бара. Бу алга киткән илләрдә тәмәке тартуның популярлыгы кимүе, дөрес һәм вакытла аггитация эшләре алып баруы белән бәйле. -
30 мая 2019 - 09:58
Шамил абый (Нәсер)
Гомер агышларын һич кенә дә туктатып яисә тыеп булмый, ярсу аттай чаба да чаба гына. Шамил абыйга да алтмышы тулып узды. Алар хәләл җефете Зәкия белән бер малай һәм кыз үстерде. Инде оныклары тәгәрәшеп үсә. Әмма бары да көйләнде, үз рәхәтләрен күреп яшәр чаклар җитте дигәндә, аяз көнне яшен суктымыни, гомер иткән хатыны дөньядан китеп барды. Тормышлары шундый да күркәм иде лә югыйсә, куаныч һәм шатлыклары уртак иде… -
30 мая 2019 - 09:41
Аның бүген туган көне...
Исән булса җырчыга 59 яшь тулган булыр иде. -
30 мая 2019 - 09:14
Чуашстанда мәктәп укучысы БДИ биргәндә үлгән
Бүген Чабаксар мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханы вакытында бер укучы кыз вафат булган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. -
30 мая 2019 - 08:37
Казанда Ураза гаетен зурлап үткәрәчәкләр
Ураза гаете быел Казанда бәйрәм вәгазе белән чикләнмиячәк. 4 июнь көнне көндезге 13.00 сәгатьтә Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында "Рамазан Фест" дип аталган бәйрәм узачак.