Логотип Идель
Яңалыклар

Төркиядә "Төрки дөньяда тел мәсьәләсе" темасына Халыкара конференция узды

Конференцияне ике йөзгә якын кеше тыңлады, алар арасында Көньяк Корея вәкилләре дә бар иде.

Төркиядә "Төрки дөньяда тел мәсьәләсе" темасына Халыкара конференция узды. Конференцияне ике йөзгә якын кеше тыңлады, алар арасында Көньяк Корея вәкилләре дә бар иде. Чарада Төркиянең Эгей университеты әдәбият факультеты төрек теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры Мустафа Өнәр чыгыш ясады, төрки телләре һәм әдәбиятлары галимнәре - Татарстаннан Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Әлфия Йосыпова, Төркиядән Türk Dil Kurumu -Төрек теле академиясе җитәкчесе, профессор Гүрәр Гүлсәвин, Инөнү университеты профессоры Рәмилә Яруллина-Йылдырым, Ак диңгез университеты доценты Адильхан Адильоглу катнашты. 

Галим Мустафа Өнәр төркиләрнең тел мәсьәләләре тышында төрек/төрки, милләт, татар атамалары, татар галимнәре - Йосыф Акчура һәм Садри Максуди турында мәгълүмат бирде. Төркия Республикасының милләт аңлаешының формалашуына тәэсир итүчеләр арасында Йосыф Акчура да булган. Ул “Төрекчелекнең тарихи үсеше” (Türkçülüğün Tarihi Gelişimi, 1978) исемле хезмәтендә алман һәм славяннарның раса белән телне, ягъни тарихи мәҗбүриятне, французларның теләк белән ихтыярны, ягъни индивидуаль иреклелекне, итальяннарның туфрак белән телне, ягъни географик һәм тарихи мәҗбүриятне нигез итеп алып, милләт төшенчәсен билгеләгәннәрен язган. Йосыф Акчура буенча милләт ул – раса һәм телнең берлегеннән социаль вөҗданында берлек һәм бердәмлек тойгысы барлыкка килгән җәмгыять.


Мустафа Өнәр төрек милләтчелегенең алгы сафларында Садри Максудиның да булуын әйтте.

Садри Максуди милләтне кавемнән аерган: “Иң башта кавем белән милләт атамалары арасында нечкә аерманы күрсәтергә кирәк. Монда без кавем терминын халык (ethnos, peuple, Volk) мәгънәсендә милләтне дә Европа телләрендәге nationalité атамасына эквивалент итеп кулланачакбыз. Ике термин арасындагы мөнәсәбәт шул: тарихи һәм сәяси үсеше нәтиҗәсендә формалашуы тәмамланган һәр кавем милләт дип атала”, - дип язган ул “Милләт тойгысының социологик нигезләре” (Milliyet Duygusunun Sosyolojik Esasları, 1979) исемле әсәрендә. Садри Максудиның бу анализы һәм карашы безгә бүген дә уйланырга нигез бирә.

Конференцияне татар кызы, Бартын университеты Төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре докторы Алсу Камалиева оештырды. Аңа бу эштә татар әдәбияты буенча хезмәтләре дә булган төрек әдәбияты белгече Альп Әрән Демиркая һәм фәнни хезмәткәр Муса Салан ярдәм иткән.

Милләттәшебез Алсу Камалиева тарафыннан моннан алда "Ориентализм контекстында Арьян теориясе" темасына конференция оештырылган иде. Бартын университеты Төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасы конференцияләрендә татарлар телгә алынмыйча калмый.

"Борынгы бабалары булган Идел буе болгарлары Себер юлы белән килгән мех сәүдәсе ярдәмендә ныгып дәүләт корганнар. Без - угызлардан алда Ислам динен кабул иткәннәр", - дип, татарларның төркиләр тарихында тоткан урынын бәяләде Хаҗеттепе университеты профессоры Өзкул Чобаноглу.

Айгөл Зара Кәбирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев