Логотип Идель
Яңалыклар

"Тәртип" радиосы студияле булды!

Студияне Рөстәм Миңнехановка «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте.

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең унынчы катында «Тәртип» радиосының үз студиясе ачылды. Ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Студия бүгенге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләнгән. Аерым тавыш яздыру бүлмәсе, шул ук вакытта җанлы концерт кую өчен сәхнә өлеше бар. Бу студиядән бүген беренче тапкыр туры эфирга чыктык. Эфирда Рөстәм Миңнеханов та үз котлавын җиткерде», — диде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире урынбасары Ләйлә Ялалова.

Студияне Рөстәм Миңнехановка «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте.

«Бүгенге көннән иртәнге тапшырулар өч сәгать дәвамында туры эфирда алып барылачак», — дип өстәде Ләйлә Ялалова.

Узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хөкүмәте ярдәме белән «Тәртип» тапшырулары FM ешлыкларда чыга башлады, тапшырулар редакциясе исә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте карамагына күчте, - дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Чыганак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев