-
«Лига форум» Студентлар белем бирү форумы башлана Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана. Анда илнең 58 төбәгеннән 1,2 мең урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары җыелачак
-
Танылган кешеләр Казан буйлап экскурсияләр үткәрәчәк "О, мой гид!» проекты кабат Казанга кайта. 16 август көнне быелның беренче экскурсиясе узачак. Казанлыларны шәһәрнең тарихи отельләре белән танышырга чакыралар.
-
Россиядә бер атнада коронавирус йоктыручылар саны 52,2 процентка арткан Узган атнада Россиядә коронавирус инфекциясенең 160 меңнән артык очрагы расланган.
-
«Төнге велофест»та 3 меңнән артык кеше катнашты Быел «Төнге велофест»та Әстерхан, Волжск, Лениногорск, Мәскәү, Екатеринбург, Чита, Димитровград һәм Тарко-Саладан (Ямал-Ненец автоном округындагы шәһәр) кунаклар катнашты.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Унике мөмкинлектән - сигез алтын. Яхшымы бу, начармы?

Татарстан көрәшчеләре Димитровградта узган Идел буе шәһәрләре турнирында уңышлы чыгыш ясады. Биш көрәшчебез Россиянең спорт остасы исемен алырга мөмкин.
Хәбәр иткәнебезчә, олылар арасындагы ярыш мастерлык статусына ия, яшьләр исә спорт остасына кандидат исеме алырга мөмкин.
БУ ТУРЫНДА УКЫРГА: Димитровградка Татарстан ике команда алып бара
Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, олылар арасында Татарстан көрәшчеләре алты мөмкинлектән - биш алтын һәм бер көмеш медаль алып кайта. Аерым алганда, турнирның җиңүчеләре булып Дмитрий Гайниев, Илшат Таһиров, Айрат Хәйруллин, Данис Закиров һәм Айрат Фәтхуллин танылган. Рөстәм Салахов исә көмеш медальгә ия булган. Олылар арасында тренер итеп Җәүдәт Хөсәенов билгеләнгән.
Яшьләр арасында уңышларыбыз тыйнаграк. Айнур Каюмов (Чаллы), Салават Гәрәев (Саба) Әлмир Мифтахов (Арча) чемпион булып танылса, Николай Захаров (Лаеш) - икенче урында.
Ярышлар турында тулырак мәгълүмат - алдагы язмаларда.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз