Логотип Идель
Яңалыклар

Венера Ганиева: "Үзгәреш җиле"нең кирәк булуын Нью-Йорктта исбатладык

Хәтерләсәгез, 17 гыйнварда Нью-Йоркта танылган карнеги-холлның төп залында "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале узды. Бүген матбугат конференциясендә җырчылар хис-кичерешләре һәм сөенечләре белән уртаклаштылар.

Хәтерләсәгез, 17 гыйнварда Нью-Йоркта танылган Карнеги-холлның төп залында "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале узды. Бүген матбугат конференциясендә җырчылар хис-кичерешләре һәм сөенечләре белән уртаклаштылар.

"Үзгәреш җиле" фестивале 4 нче ел инде Казанда һәм Мәскәүдә куела. Шуңа күрә аның Нью-Йоркка да барып җитүе татар җырын танытты һәм проектның дәрәҗәсен күтәрде. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, "Үзгәреш җиле" проектының вокал буенча педагогы Венера Ганиева фестивальдән канәгать булып кайткан.

"Без барыбыз да бәхет кошы тоткандай булдык. Дөрес, әлеге фестивальнең беренче елларында ук тәнкыйтьләр, ошамаган яклар күп булды. Ләкин без елдан-ел камилләштек һәм менә, ниһаять, башка континентка да татар җырын алып бардык. Фестивальгә төрле милләт вәкилләре килгән иде. Алар махсус милли киенгәннәр, калфак киеп килүчеләр дә күп иде. Алар бит безнең татар милләттәшләребез, туган якларын сагынып яшәүче халкыбыз. Шуңа күрә җырлар да аларга таныш булгандыр. Кушылып җырлап, елап утыручылар булды. Үзем залдан күзәткән кеше буларак, барысын да күреп-ишетеп тордым. Анда тәртип башка: тамашаны фото-видеога төшерергә ярамый, (шуңа күрә социаль челтәрдә бер видео да куелмаган - авт.) ишекләр дә вакытында ябыла, өлгерсәң керәсең, өлгермәсәң юк. Үзем дә өлгермәгәч, башка ишектән керергә туры килде әле", - ди Венера Ганиева. Фестивальнең репертуарын ул тормыш иптәше белән бергә туплаган. Төп үзенчәлеккә килгәндә, җырларның төрле жанрларын сайларга тырышканнар.

"Дөньядагы татарларны берләштерүче - ул җыр жанры. Шуңа күрә фестивальдә халык ретро, романс, заманча, халык җырлары яңгырады. Безнең белән 80 музыкант барды. Без әлеге проектка җитди һәм җаваплы карадык. Аның кирәк булуын Нью-Йоркта исбатладык", - ди педагог.

Венера Ганиева Нью-Йоркка кадәр барып та, үзе җырламаган. Бу дәгъваны килгән тамашачы да белдергән. "Мин башка вазыйфаны үтәдем. Җырларны туплау гына түгел, җырчыларны да барлап йөрдем. Хәзер яшьләргә ирек бирергә кирәк, без карт инде",- ди ул көлеп. Сәхнәгә чыгып җырламаса да, тамашачыларның "Алмагач" җырына кушылып утыруларын әле дә оныта алмый икән. ТР атказанган артисты Айдар Сөләйманов та тамашачының җылы кабул итүен ассызыклады.

"Репетиция вакытында хезмәткәрләр белән сөйләштем. Алар бу залга күптән тамашачыны җыеп булмый, дип сөйләделәр. Ә безнең фестивальгә өч меңлек залны тутырып килгәннәр иде. Димәк, без үрнәк күрсәтә алганбыз. Музыка вәкилләре исә килеп, "Ник Русиядә урыс җырчыларын гына күрсәтәләр, татарларны да күрсәтсеннәр!"- дигән фикерләрен белдерделәр. Без татар җырын Европада да күрсәтсәк, милләттәшләрне тагын берләштерсәк, әйбәт булыр иде", - ди Айдар проектның дәвамлы булуына ышанып.

Казан филармониясе солисты Әмир Әхмәдишин фестивальне ачып җибәрүче буларак, бигрәк тә дулкынланган. "Репитиция вакытында барысы да җиңел барды, ә сәхнәгә чыгып баскач, йөрәккә "бәрде". Тамашачының якын кабул итүенә сөендем. "Олы юлның тузаны" җырын күз яшьләре аша тыңаулары - зур бәя. Фестиваль 4 ел элек эшчәнлеген башлап җибәрсә дә, "Үзгәреш җиле" башлана гына әле",- ди Әмир. Ул шулай ук җырларның төрле булуына да басым ясады. Жанрлар төрле булуына карамастан, тамашачы аларны кабул иткән һәм алкышларга күмгән. Венера Ганиева әйтүенчә, баянга кушылып җырлап кына алга китеп булмый. Шуңа күрә аның исеме дә "Үзгәреш җиле".

ТР атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова Нью-Йорктан әле дә "кайта алмый". Аның сөйләве буенча, тамашачылар егерме минут дәвамында басып алкышлаганнар. "Елый-елый чәчәк күтәргәннәрен күргәч, мин йөрәгем тибүен генә тыңладым",- ди Алинә. "Бу фестиваль бик күп еллардан соң да мирас булып калсын иде. Мондый проектның читтә түгел, бездә дә булганы юк иде бит",- диде ул проектның ни дәрәҗәдә югары булуын исбатлап.

Фестиваль тәмам. Америка халкы һәм татар артистларыбыз канәгать. Хәзер инде киләсе фестивальне көтәсе кала. Венера Ганиева яңа репертуар туплый башлаган. "Тәнкыйтьне кабул итеп, җырчыларны да киендерәбез", - дип киләсе фестивальгә кызыксыну уятты. Димәк, бездә дә үзгәреш җилләре көтелә.

Фоточыганак: Венера Ганиеваның инстаграм бите

 

 

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар эстрадасы шоу-бизнес үзгәреш җиле татар җырчылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев