-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
«Үзгәреш жиле» фестивале артистлары Нью-Йоркка очты
17 гыйнварда татар җырчыларын зур “сынау” көтә. Алар Нью-Йоркның Карнеги-холлында чыгыш ясаячаклар. Әлеге холл дөньядагы иң дәрәҗәле мәйданчыклардан санала. “Үзгәреш җиле”нең ни рәвешле узачагы турында tatmsk.tatarstan.ru матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фестивальдә катнашучылар Мәскәүдә ТР Русия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшиннең теләкләрен кабул иткәннәр иде. Ул проектның ни дәрәҗә кызыклы булуын, артистларның осталыгы белән күңелле узачагын ассызыклаган иде.
“Ышанам, сез үз сәләтегезне күрсәтә алачаксыз. Мәдәниятебез белән башка халыкларны да таныштыру мөһим”, - диде вәкаләтле вәкил.
Шулай ук очрашуда проектның сәнгать җитәкчесе, РФ һәм ТР халык артисты Венера Ганиева, фестивальдә катнашучылар – Әмир Әхмәдишин, Айдар Гайнуллин, Юлия Гарифуллина, Гөлнара Гатина, Лилиана Газизова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Әлфия Нигъмәтуллина, Алинә Шәрипҗанова булган.
Сүз уңаеннан, программаны Русиянең халык артисты Чулпан Хаматова алып барачак.
фоточыганак: Эльза Заяриның инстаграм бите
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз