Логотип Идель
Яңалыклар

XV Халыкара мөселман киносы фестивале көндәлеге: беренче көн

24 апрельдә “Мир” кинотеатрында сәгать 10.00да фестивальнең параллель программасы башлана.

24 апрельдә “Мир” кинотеатрында сәгать 10.00да фестивальнең параллель программасы башлана. Бүген – Тунис киносы көне.

10.00 “Гүзәлкәй һәм этләр”. Студентлар кичәсендә 21 яшьлек Мәрьям Йосыф исемле чибәр егетне очрата һәм аңа ияреп китә. Шулай итеп, кыз өчен бик авыр төн башлана: аңа үзенең намусын һәм хокукын саклар өчен көрәшергә туры киләчәк. Ләкин закон Мәрьямне изалаучылар ягында икән...

13.15 “Әгәр күземне ачсам”. Тунис, 2010 ел җәе, Гарәп язы башланырга берничә ай калган. 18 яшьлек Фара чыгарылыш имтиханын тапшырган. Әти-әнисе кызларының медицина институтына керүенә өметләнә. Ләкин табиблыкка укырга Фараның исәбендә дә юк: ул сәяси җырлар яза, рок-төркемдә җырлый. Япь-яшь кыз баланың сәясәт тегермәненә эләгеп, харап булу мөмкинлеген әти-әниләре генә аңлый...

15.20 “Әл Җәйдә”.

17.15 “Хеди”. Инде пеләшләнә башлаган егетне “кайгыртучан” әнисе һаман кечкенә малай урынына күрә. Беркөн “малай” гашыйк була, ниһаять, тормышын үзенчә көйләргә омтыла. Әнисе егетне үзе теләгән кешегә генә өйләндерергә риза. Тигезсез көрәштә кем җиңәр? Монда бит әле милли һәм дини традицияләр дә бар...

Алмаз Синема Порт”ның («Ривьера» күңел ачу комплексы), № 1-3 залларында бүген 13.00 сәгатьтә “КХМКФдә элекке елларда җиңгән фильмнарның ретроспективасы» программасы ачыла. Анда В.Глаголеваның “Бер сугыш”, Ю.Фетингның «Бибинур», А.Остойичның «Хәлимә юлы», С.Шер-Ниязның «Курманҗан Датка», А.Ержановның «Дөньяның назлы битарафлыгы » һ.б күрсәтеләчәк.

18.00 - 19.00дә Г. Камал театры каршында фестивальгә чакырылган кунаклар тантаналы рәвештә кызыл келәмнән узар, дип көтелә. Алар арасында актёрлар Сәлим Байрактар ("Великолепный век"), Юлия Рутберг, Лариса Удовиченко, Алексей Петрухин, режиссёрлар Борис Грачевский, Николай Досталь, Хоҗакули Нарлиев бар.  Фестивальне ачу тантанасы шунда ук – Камал театрында була.

Бер үк вакытта “Алмаз Синема Порт” кинотеатрының 2нче залында фестиваль программасы ачыла. (“Мир” кинотеатрында дигән хәбәрләр инде искерде). Ачылыш фильмы Имам Әбү Гыйса Мөхәммәд Тирмизи” (Үзбәкстан) 19.00дә башланачак. Фильм тәмамланганнан соң  режиссёр Абдулхәлил Мигнаров белән очрашу булачак.

Тагын укырга: XV Халыкара мөселман киносы фестивале әле ачылмаган, ә фильмнар инде күрсәтелә!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев