Логотип Идель
Яңалыклар

ЯҢА ЕЛНЫ НИЧЕК КАРШЫЛАРГА? - киңәш

Яңа елны каршы алганда без белергә тиеш булган кагыйдәләр.

Роспотребнадзор, коронавирус таралу сәбәпле, яңа елны каршы алганда куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмаска кирәклеген искәртте.

- Мондый чорда үз сәламәтлегеңә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә, гаилә белән, мөмкин булганча саф һавада (мәсәлән, дачада) үткәрергә киңәш итә.

Яңа елны каршы алганда без белергә тиеш булган кагыйдәләр:

1. ябык биналарда, шул исәптән корпоратив уза торган теләсә нинди чараларда катнашудан тыелырга;

2. 1,5-2 метр дистанциягә аерым игътибар бирергә;

3. массакүләм чаралардан тыелып торырга;

4. Яңа елны каршыларга барлык туган-тумачаларны чакырмаска, чөнки якыннарыгызга инфекция таралу куркыны бар;

5. битлек кию турында оынтмаска;

6. чит илгә барудан тыелырга, ә сәфәрләрне алдан планлаштырып куйган очракта, эпидемия һәм карантин чараларның мөмкин булган үзгәрешләрен исәпкә алырга.

Сүз уңаеннан, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 93 яңа очрагы ачыкланган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев