Логотип Идель
Яңалыклар

ЯРАТУЛЫ ЕЛЛАР

25 апрельдә Калеб яңа буын җыены белән Татар китабы йорты BERGӘ акциясе кысаларында «ЯРАТУЛЫ ЕЛЛАР: ЛИРИКА» онлайн шигырь киче уздырды.

25 апрельдә Калеб яңа буын җыены белән Татар китабы йорты BERGӘ акциясе кысаларында «ЯРАТУЛЫ ЕЛЛАР: ЛИРИКА» онлайн шигырь киче уздырды.

Әлеге шигъри кич халыкара масштаб алды: эфирга Казаннан, ТР шәһәрләреннән һәм районнарыннан, РФ төбәкләреннән, Төркиядән, Германиядән бәйләнешкә чыктылар.

Туры эфирда барлыгы 23 шагыйрь үзләренең шигырьләрен сөйләделәр: Рифат Сәлах, Ленар Шәех, Эльвира Һадиева, Эльмира Җәлилова, Рәмис Аймәт, Фәнил Гыйләҗев, Резеда Гобәева, Гөлназ Газизова, Гүзәл Закирова, Ләйлә Хәбибуллина (Казан), Миләүшә Гафурова (Балтач), Лилия Гыйбадуллина (Актаныш), Гөлүсә Батталова (Әтнә), Эльнар Байназаров (Мәскәү), Гөлназ Вәлиева (Германия), Гөлназ Гарипова (Төркия), Чулпан Зариф (Төркия) һ.б.  

Кичәдә шулай ук К.Тинчурин исемендәге Татар  дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актерлары Артем Пискунов, Резедә Сәлахова, Салават Хәбибуллин, Зөлфәт Закиров һәм Булат Гатауллин  Тукай һәм аның чоры шагыйрьләре иҗади мохитенә кайтарды.

2 сәгать барган туры эфирда татар шигъриятенең үткәнге юлы, милли образлар һәм символлар, экспериментлар, остазлык мәктәбе, шигырьнең биографик нигезе, иҗади кризис төшенчәсе - барысы турында сөйләштеләр. Шигъри кичне Йолдыз Миңнуллина һәм Луиза Янсуар алып барды. Алар эфирны караучылар биргән сорауларга җавап биреп, һәр шагыйрь белән таныштырып бардылар. 

Катнашучылар фикере

Гөлназ Вәлиева, Германия:

"Оештыручыларга бик зур рәхмәт! Бөтен татар дөньясы карады бүген бу шигъри кичәне! Татарлар Испаниядән, Канададан, Чехиядән, Германиядән, СШАдан, Австралиядән, Төркиядән, Франциядән, Бөек Британиядән һ.б. «искиткеч кичә», «күңелдә яз» дип соклануларын белдерделәр".

Данис Хисмәтуллин, Казан:

"Туры эфир башлануга «ике галәм» берләшкәнне күрдем, бу бит искиткеч! «Яратулы еллар» ул чыннан да шундыймы, яисә ул «яра тулы еллар»мы? Анысын инде һәрбер тамашачы үзе сайлый. Минемчә бүгенге көндә, шундый кичәләр булмау сәбәпле, татар шигъриятен, сәнгатен сөючеләр аңа сусагандыр. Әлбәттә, мин дә алар рәтендә. Кичә барышында мин һәрбер шагыйрь үз шигырьләрен безгә тәкъдим иткәндә алар белән бергә яшәдем, һәр сүзен, мәгънәсен үзем аша үткәрергә тырыштым. Барлык шигырьләр мине рухи ләззәт дөньясына очыртты.

Тыныч, җылы атмосфералы кичә тиз үтеп китте, үзем өчен берничә нәтиҗә ясадым: шушы буын татар шигъриятендә дүрт Гөлназ бар икән, кызганычка мин бары Гөлназ апа Батталова иҗаты белән генә таныш идем. Алдагы көннәрдә дә шундый форматтагы кичәләр оештырылса, татар яшьләре туган тел әдәбияты белән ныграк кызыксыначак. Һәм тагын бер тәкъдимем, үтенечем:  РЕКЛАМА! Минемчә, мондый туры эфирда күбрәк тамашачы булырга тиеш. Рәхмәт сезгә!"

Сиринә ханым, пенсионер, Казан:

"Балакайларым, аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, зиһенегезне Аллаһы Тәгалә гел шулай якты итсен. Бик акыллы булдыклы балалар икәнсез. Күңелегез якты. Милләткә якты кешеләр кирәк". 

 

 

«ЯРАТУЛЫ ЕЛЛАР: ЛИРИКА» туры эфирының язмасын түбәндәге сылтамалар буенча Татар китабы йорты һәм Калеб аккаунтларыннан кереп карарга мөмкин:  

https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti/?hl=ru
https://www.instagram.com/kalebtatar/?hl=ru
https://vk.com/kalebtatar
https://vk.com/tatbookhouse 
https://www.youtube.com/channel/UCjzFBaV2JmQmMuUUEcPGKeA 
https://www.youtube.com/channel/UCMVvHYTjHAy-wuVMqZImIHg

Чыганак: Татар китабы йортының матбугат хезмәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев