Логотип Идель
Яңалыклар

Яшьләр өчен өстәмә ипотека программалары булдырылачак

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә шундый йөкләмә биргән.

Россиядә яшьләр, аерым алганда, яшь гаиләләр һәм белгечләр өчен өстәмә ипотека программалары барлыкка килүе ихтимал. Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә шундый йөкләмә биргән.

«Яшьләр, шул исәптән яшь белгечләр, яшь гаиләләр өчен өстәмә ташламалы ипотека программаларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә», - диелгән Кремль сайтында чыккан исемлектә.

Бу йөкләмәнең үтәлеше өчен РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән. Йөкләмә 1 июльгә кадәр башкарылырга тиеш.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә кагылышлы программаларны камилләштерергә куша.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев