-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Ык буе авыллары Сабан туе батыры машина казанырмы?

Быел бәйрәм Актанышта уза. 16 июнь көнне, иртәнге тугыздан бәйрәм кунаклары Сабан туе мәйданына җыелачак. Бәйрәм төрле төбәкләрдән килгән кунаклары ямьле итеп, ачык күңел белән каршы алачак. Кунаклар чарага су юлыннан (Ык елгасыннан) матур итеп килер дип көтелә.
Ык буе Сабан туена әзерлек кыштан ук бара. Бәйрәм программасына концерт, милли уеннар, милли спорт төрләре, ат чабышы һәм башка бик кызыклы чаралар кертелгән. Милли уеннарда Актаныш Ык елгасы тирәсендә урнашкан 13 район катнашачак, ә менә көрәштә барлык теләгән кешене дә катнаштырачаклар. Җиңүчеләр буш кул белән китмәячәк.
Әлбәттә, көрәш тәкәсез генә булмый, моннан кала, батыр чыкканнарга саллы гына сумма да каралган. Бүгенге көндә җитәкчеләр белән машина бүләк итү турында да сөйләшүләр алып барыла. Ничек кенә булмасын, үпкәләп китүчеләр булмаячак.
Киләсе елдан бүләкләр арасында татар атлары токымы колыны бүләк итү дә булыр дигән өмет бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз