-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Йолдыз Миңнуллина “Төшке ялдан соң” спектакле турында: Кайчакта үз фикерең дә какшый башлый кебек
14 майда, Казандагы “Угол” иҗат лабораториясендә (Париж Коммунасы урамы 25/39), “Төшке ялдан соң” спектакле премьерасы булачак.
Йолдыз Миңнуллина әлеге спектакль турында: "Мөдәрис Әгъламнең "Төшке ялдан соң" дип аталган шигыре бар, бу спектакль шул юлларга җавап:
"Тудырырга һәм төзергә килгән
Кеше ничек китә алсын ватып?
…Казлар судан чыккач кагынгандай,
Шикләреңне кой бер шыбырдатып —
Вакыт!"
Башта без моның ни турныда икәнен аңламаган идек. Аннан, хәзерге тормышыбызның бу шигырь өзеге белән бик аваздаш булуын аңладык. Һәр кешенең бу тормышта ничек яшәргә кирәк булуы турында үз фикере бар. Мәсәлән хәзер сәнгать темасына, багышланган бик күп пресс конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, җыелышлар, әңгәмәләр һәм бәхәсләр бара. Бу фикерләрнең күплегендә югалып калуың бар. Кайчакта үз фикерең дә какшый башлый кебек. Бу шигырь дә шуның турныда: Нәрсәнедер ватудан курыкма, чөнки әгәр ватсаң да, бу дөньяның җимерелүе булмаячак, ә бәлки ниндидер яңа әйбернең башы булачак. Дөньяда ватып булмый торган әйберләр бар."
Мөдәррис Әгъләмов шигыре буенча куелган спектакльнең режиссеры – шагыйрә Йолдыз Миңнуллина. Йолдыз спектакльдә үзе дә катнашачак. Куелышта музыкант Алмаз Әсхәдуллин борынгы татар музыка коралы - кылкубызда уйнаячак. Спектакль сүзгә түгел, күбрәк платискага корылган. Актерлар арасында Евгений Скрипачев, Алмаз Әсхәдуллин, Альбина Ногманова, Айдар Әхмәдиев, Рузанна Хәбибуллин, Дмитрий Глухов, Энҗе Гыйззәтова бар.
Спектакль Tat Cult театр лабораториясе кысаларында оештырылган.Тамаша 16 яшьтән өлкәннәр өчен.
Тамаша 19:00 сәгатьтә башлана.
ТӨШКЕ ЯЛДАН СОҢ
Кузгалырга вакыт!
Хыял башка, тормыш башка
Ашка
Ашаган күк ачы катык катып.
«Кара — кара инде, ә ак ак инде» дип,
Чиге күренмәгән гәпләр сатып,
Күп пыскыттык затлы тәмәкене,
Бу илаһи җиргә кырын ятып —
Кузгалырга вакыт!
Саздан чыгарылган сыер сыман,
Буразналар сулый, Ирек татып.
Сөрәсе җир кара зур авызын
Ачып карап тора тыкырдатып —
Кузгалырга вакыт!
Максатлар нык иде,
Адымнар нык,
Шуңа микән уздык һәйләп-көлеп…
Баш күтәрсәк — гаҗәп!
Ыргытканбыз
Дөнья кадәр җирне әйләндереп.
Яна заман, тизлек заманы бу,
Белмидер ул, димә,
Әйе, беләм!
Җир белән җыр — нечкә күңеллеләр,
Анда булмый космик тизлек белән.
Ә дальтоник затлар шыбырдаша:
— Яшьләр әле, сары томшыклары…
Салмак кына эри чигәләрдә
Гомер дигән кышның җепшек кары.
…Җир читендә аяк салындырып
Утырган чак булды, күзне йомып;
Җырлар язган булдык: «Яңа шигырь
Тудырабыз», — дигән сүзне егып, —
Яңгырадык Тукай, Бабичларның
Безнең чорга кайтавазы булып.
Тудырырга һәм төзергә килгән
Кеше ничек китә алсын ватып?
…Казлар судан чыккач кагынгандай,
Шикләреңне кой бер шыбырдатып —
Вакыт!
Мөдәрис Әгъләм
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз