-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
Ысланган каз
Кичә какланган каз рецептын куйган идек, бүген ысланган каз чираты! Рецепт журналның май санында чыккан иде! Ә хәзер ул бик тә актулаль!
Сабан туе җиткәндә бәйрәм табынына каз пешерү – элеккедән калган йола инде ул. Кемдер аны көздән үк каклап куя. Май ахырларында караңгы, җиләс урында җилләтеп ала да нәфис кисәкләргә бүлеп, кадерле кунакларын сыйлый. Кемдер көне җиткәндә генә әзерли. Мин икенчесенең рецепты белән бүлешергә булдым.
Веган ук булмасам да, ит ризыклары белән дуслык юк дәрәҗәсендә минем. Кечкенәдән шулай. Хәтеремдә, әни тавык бүлә. Кемгә кайсы өлеш тия – дүрт күз белән көтеп торабыз (дөресрәге, торалар). «Симез ботлары – йөгерттереп эшләүчеләргә, оча торган канатлары – кызларга, аларга да «очасы»... Ә миңа канат ни дә, бот ни – барыбер ашамыйм. «Ичмасам, менә бу кисәген булса да кабып кара», – дип, минем алга итнең тәмлерәкләрен куйгалый әни. «Ит ашамый торган кеше буламыни инде?» – дип сәерсенәләр. «Нәселдә булмаганны, кемгә охшагансыңдыр шулай?» – дип тиргәп тә алалар мин ак карганы. Хәзер дә шулайрак: «Кирәк бит инде», – дип кенә ашыйм итне. Шулай да кыстатмыйча, яратып кабып куя торган бер ризыгым бар. Ул да булса – каклаган яки ысланган каз ите. Киленебез Айсылу әзерли торган (аңа Яңа Чишмә районы Шахмай авылында яшәүче кодагыебыз Мәгъния ападан күчкән) бу рецепт – гади дә, тәмле дә.
Кирәк: Бер стакан тоз, бер стакан суган кабыгы, бер баш сарымсак, «дымка» («сыек төтен») катнашмасы.
Әзерләү: Ундүрт литр су сыешлы кәстрүлгә бер стакан тоз салып кайнатып чыгарабыз. Суган кабыгын, марляга салып, унбиш минут кайнатып алабыз. Шуннан соң уртача зурлыктагы казны пешерергә салабыз, ул ике сәгать пешәргә тиеш. Су каз түшкәсен тулысынча капласын. Пешкәч, шул суында бер тәүлек салкын урында тотабыз. Өстенә каты капкач белән бастырып куярга кирәк. Бер тәүлектән соң, казны алып, чиста чүпрәк белән корылатабыз һәм эче-тышына изелгән бер баш сарымсак, өч аш кашыгы «сыек төтен» сылыйбыз. Ярты сәгать 180 градуслы мичтә тотып алганнан соң, казыбыз әзер. Юка телемнәргә кискәләп табынга бирәсе генә кала.
Лилия Фәттахова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз